Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әниләр киңәше бик кирәк
2015 елның 3 июле, җомга
Әниләр киңәше бик кирәк
Татарстанда “Әниләр киңәше” дигән проект старт алды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге оештырды. Нәтиҗә чыгарганнан соң, хәтта “Әниләр киңәш бирә” дигән махсус вымпел – сыйфат билгесе тапшыру да планлаштырыла.
Бу билгене балалар тәрбияләүгә, аларның сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнгәннән соң, бу өлкәдә экспертлар ролен үтәгән чын белгечләр – әниләр куячак. Чөнки әниләрнең игътибарлы күзләре генә балаларга куркыныч тудырган һәр нәрсәне бик тиз күреп ала, һәр тарафта аларны сакларга, якларга тырыша. “Әниләр киңәше” проекты төрле өлкәләрдә эшләүче, күп балалы яки тәрбиягә бала алып үстерүче, танылган яки бик үк таныш та булмаган аналарны берләштерә.
Әлеге проект безнең районда да старт алды. Җәйге каникул чорында күпчелек балаларның лагерьларда булуын искә алып, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе эшне шулардагы яшәү шартларын тикшерүдән башларга булды. Балаларын җәйге лагерьларга җибәргән аналарның ышанычлары акланамы, балалар анда үзләрен иркен һәм уңайлы сизәме?
Шуны ачыклау һәм балаларга бервакытта да зыян итми торган әниләр киңәшен бирү һәм тыңлау өчен Сеҗедәге “Шатлык” лагерена юл тоттык. Моны җирле бүлекчә җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, аның урынбасары Валентина Гаранина оештырды.
Биредә лагерь беренче елын гына эшләми. Стационар лагерь да түгел ул, мәктәп бинасында урнашкан. Әмма ял итүчеләргә биредә бик ошый. Балалар белән эш тәҗрибәсе булган вожатыйлар, тәрбиячеләр лагерь тормышын тулыландыру, күңелле һәм кызыклы итү өчен бөтен тырышлыкларын куялар, белемнәрен, тәҗрибәләрен файдаланалар.
– Безнең тәрбиячеләр Яңа Кенәр балалар иҗат йорты хезмәткәрләре булса, вожатыйлар Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “XXIнче гасыр яшьләре” клубына йөрүчеләр. Яшьләр фантазиягә бай, балалар белән бик тиз уртак тел табалар, төрле чаралар оештыралар. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә шартлар җитәрлек. Музыка салонында гитарада уйнап җырларга өйрәнәләр. Кул эшләрен дә үзләштерәләр, – ди өлкән вожатый, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты өстәмә белем бирү педагогы Илфат Галимҗанов.
Лагерьда үткәрелгән һәр чараны санап бетерерлек түгел. Әниләр өчен иң мөһиме – балаларга рәхәт һәм кызык. Тамаклары тук. Биш тапкыр туклану оештырылган. Йокы бүлмәләре иркен, чиста, якты, уңайлы. Бернәрсә дә балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырмый. Арча үзәк хастаханәсеннән килгән шәфкать туташы тәүлек буе шунда. Ризыкларның сыйфаты, чисталык һәрчак контрольдә. Без булганда да санэпидемстанция вәкиле тикшерү белән килгән иде.
–Янгын куркынычсызлыгы буенча да бар да тәртиптә, – диде янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. – Электр үткәргечләр, янгын сигнализациясе тикшерелде, янгын сүндерү инвентарьлары, су бар. 29 июнь лагерьда янгын күзәтчелеге бүлеге һәм янгын сүндерү часте янгын куркынычсызлыгы буенча чара үткәрде. Балалар плакатлар ясадылар, уеннар, эстафеталар булды. Янгын сүндерү машинасы белән барган идек. Шунда ничек янгын сүндергәнне күрсәттек, балалар киемнәребезне киеп карадылар. Үзләренә истәлекле бүләкләр дә тапшырдык. Соңыннан вожатыйлар белән инструктаж булды, янгын вакытында ничек бинадан чыгуны күрсәтү максатыннан эвакуация оештырып карадык.
“Әни киңәше” бирергә ул көнне Арчаның җиденче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина килгән иде. Ул 39 ел педагогик хезмәт стажы булган укытучы да, җитәкче дә, ана да. Һәр минуты санаулы, эше күп булса да, Альмира Гатауллина балалар янында бөтен дөньясын онытып, алар белән аралаша. Бу юлы да ял итүче малайлар һәм кызлар аны тын да алмыйча тыңлады. Мәктәп директоры бу юлы җитәкче генә түгел, ә ана буларак, аларга үзенең киңәшләрен бирде, үзе, балачак хыяллары, мәктәбе, уңышлары, мәктәп музее эше, укучыларның ничек эзтабарлар булып китүләре, нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләде.
– Хыялсыз кеше булмый, хыялланыгыз һәм киләчәктә шул хыялларыгыз тормышка да ашсын. Өлкәннәрне ихтирам итегез, актив булыгыз, аралашып яшәгез, сөйләшергә өйрәнегез, – диде ул балаларга киңәш итеп.
Әни генә түгел, ике оныкка дәү әни дә булган Валентина Гаранинаның да әйтер киңәшләре бар иде. “Күп укыгыз. Уку хәтерне яхшырта, белемне арттыра, рухи яктан үстерә. Көчле шәхесләр булып үсегез. Көчлеләрнең төп коралы – изгелек. Ә изгелек җирдә ятмый. Актив булыгыз. Шуларны үтәсәгез, барысын эшләргә дә өлгерәсез”, – диде ул.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз