Башкарылган эшләр күп, әмма

2015 елның 3 июле, җомга
Башкарылган эшләр күп, әмма
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Утырышта балаларның җәйге ялы, балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре арасында хокук бозулар, эчүчелек һәм наркоманияне булдырмый калу турында сөйләшенде.
— Балаларның җәйге каникулын файдалы һәм күңелле итеп хәвеф-хәтәрсез үткәрү – бу җитди мәсьәлә, — дип сөйләде Любовь Осина. — Сез урыннардагы хәлне әйбәт белергә тиеш.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Рөстәм Зарипов, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Алсу Һидиятуллина, социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балалар бүлеге белгече Нурсөя Дәүләтшина чыгыш ясадылар. Балалар ялы һәм спорт тормышы турында сөйләр сүз күп иде. Чөнки оештырылган чаралар аз түгел. Әмма, шуңа да карамастан, яшьләр арасында тәртип бозулар булып тора.
— Бездә 21 бала исәптә тора, — дип сөйләде Алсу Һидиятуллина. — 11е шуның спиртлы эчемлек кулланганы өчен исәпкә басты. Наркотик матдәләр кулланучы ике яшүсмер билгеле булды. Районда балигъ яшенә җитмәгән балалы 41 имин булмаган гаилә бар. Ул гаиләләрдә булабыз, сөйләшүләр алып барабыз, рейдлар ясыйбыз. Шунысы сөенечле, 9 сыйныфларның мәктәп белән хушлашу кичәләрендә спиртлы эчемлекләр кулланылмады.
— Башкарылган эшләр күп. Әмма тырышлыклар сан, хисап тотар өчен генә түгел, ә бәлки гаиләләрнең иминлеге, балаларны исән-сау, илгә-көнгә файдалы кешеләр итеп тәрбия- ләп үстерү өчен сарыф ителә. Эшләп бетермибез. Тагы да тырышасы бар, — дип тәмамлады утырышны Любовь Осина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International