Терлеге күп җирлектә

2015 елның 3 июле, җомга
Терлеге күп җирлектә
Районда заманча ветеринария пунктлары ачыла. Аның берсе Яңа Кенәрдә, икенчесе әле яңа, 30 июньдә Урта Курсада файдалануга тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенчәлекле Программаларының берсе нәкъ менә шушы юнәлештә.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, “Россельхознадзор”ның республика идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Евгений Иванов Президент Программаларының халык өчен эшләве, әледән–әле өр–яңа объектларның ачылып торуы һәм алга таба да мондый заманча ветеринария пунктлары эшләнәчәге турында сөйләделәр.
— Районда иң күп терлек асраучы җирлек без, — диде тантананы алып баручы Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.
Авыл кешесенең төп байлыгы — абзарындагы терлек. Байлыкны әрәм итәсе килми, тагын да арттырасы, күбрәк табыш аласы килә. Ә ул ветеринария хезмәтеннән башка була алмый. Белемле тәртипле һәм сүз тыңлаучан мал табибларының абруе зур.
Алар: Арча станциясеннән Венета, Михайловкага барып эшләүче Сирень Мөдәрисов, Көектән Илдар Әскәров, Тылаңгырдан Мөхәммәт Шәрәфиев, Хәсәншәехтан Марат Закиров, Утар Атыдан Фидәрис Фәйзрахманов һ.б.
— Ветеринариядә 45 ел эшлим, — дип сөйли Сирень абый. — Халыкка ветеринария пункты бик кирәк. Элек тә бар иде алар. Әмма авылда түгел, я басуда, я фермаларда иде.
Сирень абыйга мөрәҗәгать иткән бар. Берьюлы бозавыбыз аяксыз калды. Белгечкә күрсәтеп карадык, ул килеп киткәч, бозау бөтенләй тора алмас булды. Сирень абый бозауга бер генә карады: “Сөт бозавы сатып алгансыз. Сөт эчертергә кирәк,” — диде. Яхшы белгеч киңәше белән безгә зыян килми калды. Терлек тоткан кешегә менә шунысы кыйммәт.
Яңа ачылган Урта Курса ветеринария пункты мөдире Адел Газизуллинның әтисе, районның хөрмәтле хирургы Венер Һаҗиевич икәнне ишеткәч, яшермим, бик гаҗәпләндем. Хәтта үзенә дә шундый сорау бирдем:
— Ни өчен әтиегез кебек кешеләр дәвалаучы табиб булмадыгыз?
— Медицинага барырга теләмәдем, — диде ул.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов:
— Адел ул бик җаваплы белгеч, әтисе кебек кешеләр дәвалаучы табиб булса да яхшы белгеч булыр иде, — диде. — Энесе дә ветеринар аның. Бабасы Һаҗи абый да Шушмабаш ягында данлыклы зоотехник иде.
— Пунктның ачылуы бик әйбәт булды, — дип сөйли Адел Газизуллин. — Моңарчы безнең махсус урыныбыз юк иде. Хәзер дарулар, ветеринария препаратлары монда сакланачак, терлекләргә операцияләр ясалачак, кыскасы, кабул итәргә бина бар.
Авыл кешеләре: “Берәр төрле дару кирәксә дә Арчага йөгерә идек, хәзер менә үзебездә пункт ачылды, эшләсен генә инде”, — дип теләде.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International