Мәгъсүмем кайтыр

2015 елның 3 июле, җомга
Мәгъсүмем кайтыр
Бабаем, мин сине әбием сөйләве буенча гына беләм. Син бик мәһабәт гәүдәле,чибәр, ирләргә хас барлык сыйфатларны үзеңә алган, әйләнә-тирәнең иң чибәр кызларын үзеңә каратучы, тракторчылар бригадиры, оста гармунчы булгансың.
Әбием сине гомер буе сагынып, көтеп яшәде. Ул син сугышка киткәнче салган өйне, өздереп уйный торган гармуныңны гел дә искә алды. Ләкин бу истәлекләр, 1970 елда янгын чыгу сәбәп- ле, сакланмады.
Син авыл яшьләре белән авылларга чыгып, концертлар куеп йөргәнсең. Сугышка киткәндә сиңа — 29, әбиемә 27 яшь булган. Ул өч бала белән тол калган. Күрше апайлар да, сеңелләрең дә син фронтка киткәч, хезмәтең өчен ашлык китергәннәр. Синең бик тырыш кеше икәнеңне сагынып сөйлиләр.
Бабаем, энең Исламгәрәй дә синнән соң озак тормаган, фронтка киткән. Аның да бары тик “ хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килгән.
Әби балалары белән сине гомер буе көтеп яшәде. Әти үзенең бала вакытта ишек алдында апайлары, әбиләре белән ашаганда (аңа ул вакытта 5 яшь була) ашын үрдәк ашап киткәч: “Мин сине әтием кайткач, әти алып кайткан мылтыктан аттырам,” — дип куып йөргәнен күз яшьләре белән искә ала. Апайлары белән бәрәңге басуына барып, черек бәрәңге җыйганнарын, басу таптыйсыз дип орышып, басудан куганнарын, алып кайта алсалар, шул өшегән бәрәңгедән әбисенең “каты күә” пешереп ашатканнарын, аның ничек тәмле булганнарын сөйли. Бабаем, син Туган илне сакларга киткәнсең, әбием балаларын тәрбияләгән, аларны ачлы–туклы булмасыннар дип тырышып эшләгән. Әбием гел өмет белән яшәде. “Мәгъсүмем кайтыр”, —дип көтте. Ике кызың Мәскәү шәһәрендә яши. Әтием авылда син яшәгән нигезне саклап, шул нигездә гомер итә. Армия сафларында хезмәт итеп, колхозда тракторчы, шофер булып, синең хезмәтеңне дәвам итеп яшәде. Хәзер лаеклы ялда. Ул Совет Армиясендә өч ел да 5 ай хезмәт иткәндә, алар полкында бер солдатның әтисе табылган. Малае белән армиядә очрашканнар. Күрәсең, сугыштан соң икенче гаилә корган булган. Әтием шул вакыйганы исенә еш төшерә. Ул сине, бабаем, һаман көтә.
Гомерләр күп узган булса да, әтисенең моңы кире кайтсын дип, әнием әтиемә “русский” гармун бүләк итте. Әтием сине сагынып, яшьлеген исенә төшереп гармун уйный.
Бабаем, беләсеңме?.. Хәзер заманалар үзгәрде. Истәлекләрне искә төшереп, узгандагы йомгакларны сүткәндә әтием безгә : “Әтиемне көтеп 74 ел узып китте. Әйдә, кызым, компьютердан бергә хезмәт иткән, полкташ дустымны табып карыйк әле?” — дип әйтте. Аның дусты Лаеш районы Кече Елга авылыннан Равил Мингалиев иде. Без Интернет аша Равил абыйның малаен эзләп табып, элемтәгә кердек. Менә бәхет! Казан хәрби комиссариатыннан бер үк көнне Армия сафларына киткән, бергә солдат хезмәтен намус белән үтәгән, Лаеш районы Кече Елга авылыннан Равил Мингалиев, Арча районы Казиле авылы егете Илфир Мәгъсүмов 51 ел узганнан соң очрашты.
Бабаем, дөньялар имин булсын! Бу хатыбыз сиңа изге дога булып ирешсен!
Гүзәл, Гөлназ,
Зөлфия Мәгъсүмовалар.
Казиле авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International