Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар күпне күргән буын
2015 елның 3 июле, җомга
Алар күпне күргән буын
Хәния Низамова Яңасала авылында 1928 елда туган. Әти–әнисе Шәйдулла белән Сабира гади колхозчы була. Ул Яңасала мәктәбендә 4 ел гына укый. Авыл баласы эшкә кереп чума. Басудан кайтып кермиләр. Аз гына буш вакыт булдымы — мунча миллекләре ясап саталар.
Шул акчага чабата сатып алалар. Шуңа сөенеп бетә алмыйлар. Әле ул чабаталарны алар матурлап бизиләр дә. Кемнеке матуррак! Үз товарларын дәфтәргә дә алмаштыралар. Ул да сөенеч була.
Ач, ялангач булсалар да, үзләренең күңелләрен күрергә дә вакыт табалар. Кышын ат чанасына утырып таудан төшеп китүләре үзе бер онытылмаслык мизгелләр. Ә төнгә кадәр керосин яндырып кич утыруларны онытырлыкмы соң?!
Сугыш башланганда Хәниягә 13 яшь була. Ул көнне Хәния апа яхшы хәтерли. Әтиләрен елашып сугышка озаталар. Бәхетләренә, әтиләре сугыштан исән–сау әйләнеп кайта. Ә менә ике туганы сугыштан кайтмый.
Тылда барлык авырлыклар да хатын–кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Җир сөрү, чәчү, игеннәрне җыеп алу, урман кисү, окоп казулар — берсе дә калмый. Солдатларга оекбаш, бияләйләр бәйләргә дә вакыт табалар.
— Әти безнең тегүче, — дип сөйли Хәния апа. — Миңа сары төстәге бик матур пәлтә текте — гомер онытасым юк.
1949 елда Хәния дус кызлары белән Украинага Макеевка шәһәренә китә. Шунда булачак ире Галләм белән таныша. Шулай ук ул Апас районыннан вербовка белән килгән була. Бер–берсен яратышкан яшьләр бергә кушылып яши дә башлый. Икесенә бер мендәр, бер савыт дигәндәй... Вербовка вакыты үтеп тә китә. Әмма туган якларына әйләнеп кайтырга акчалары җитмәгәнлектән, вербовка чорын озынайтырга булалар. Галләм шахтер булып урнаша, Ә Хәния транспортерда эшли. Украина җирендә аларның ике кызлары — Тәслимә белән Тәскирә туа. 1960 елда гына алар Арчага кайта алалар. Туган якта тагын ике кызлары — Наилә белән Альбина дөньяга килә.
Арчада йорт җиткерәләр. Галләм абый КСМда эшли, 1968 елда үлеп китә. Хәния апа чүәк фабрикасына урнаша. Элеваторда, икмәк комбинатында хезмәт итә, шуннан пенсиягә чыга.
Хәния апа, тыныч, рәхәт тормышта балаларыгызга, оныкларыгызга куанып яшәргә язсын сезгә!
Гүзәлия Рәхмәтова.
Арча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз