Почта бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
6 июльдә Арчаның үзәк стадионында Арча һәм Әтнә районнары почта бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Бәйрәмне ачып җибәргән районара почта бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, хат ташучыларга изге теләкләрен җиткереп, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде. Район газетасына яздыру буенча тырышып эшләгән почта бүлекчәләре дә читтә калмады. Сеҗе, Үрнәк һәм Яңа Кырлай почта бүлекчәләре җитәкчеләренә “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин махсус бүләкләр, грамота тапшырды.
Дәртле җырлары, хат ташучыларның бәйрәмен тагын да күңеллерәк иткән уен–тамашалары белән Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре истә калырлык чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International