Наркотиклар кулланма

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Наркотиклар кулланма
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2015 елның апрель ахырында Р. Зиннәтуллин Интернет челтәре аша наркотик матдәләр табу мөмкинлеген эзләп таба һәм Казанда берәүдән полиэтилен капта 0,59 грамм “спайс” сатып ала.
Шул ук көнне Арчага кайта, “спайс”ны кесәсендә саклый һәм шуны куллана.
2015 елның 22 апрелендә Р. Зиннәтуллин, кесәсендәге “спайс” белән машинасына утырып, өеннән чыгып китә, Арчаның бер урамында аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм кесәсеннән “спайс”ны табып алалар.
Тикшерү вакытында Р. Зиннәтуллин “спайс”ны башкаларга да бирергә нияте булганын әйтә.
Судта Р. Зиннәтуллин үз гаебен тулысынча таныды.
Казан оешмаларының берсендә шофер булып эшләүче Р. Зиннәтуллин РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе 2нче бүлегендә дәүләт файдасына 500 мең сумга кадәр штраф белән 10 елга кадәр яки хезмәт хакы һәм башка төрле керем күләмендә 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International