Төлкеләрне нишләтергә?

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Төлкеләрне нишләтергә?
Соңгы вакытта авылларда кош–кортка төлкеләр һөҗүме ешайды. Бу турыда авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз булды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина әлеге мәсьәләгә багышлап аерым киңәшмә үткәрде. Анда аучылык күзәтчелеге, ветеринария хезмәткәрләре кат- нашты.
— Без бу мәсьәләне игътибарсыз калдыра алмыйбыз, – диде Любовь Осина. — Төлкеләр көпә–көндез урам буйлап йөри, казларга, тавыкларга ташлана. Төлкеләр котыру авыруын таратучы төп чыганак булып тора. Мондый хәлдә нәрсә эшләп була?
— Быел төлкеләрнең нык үрчүе күзәтелә, — диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Бу басуларда тычканнарның күплегенә бәйле. Бәхеткә, узган ел котыру авыруы күзәтелмәде, вакциналы брикетлар салуның нәтиҗәсе дисәк тә була. Аучылык хуҗалыкларына төлкеләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк.
Арча районы аучылык буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов төлкеләрнең ау объекты буларак закон белән саклануын әйтеп үтте. Хәзерге вакытта ау тыелган, кемдер рөхсәтсез мылтык күтәреп чыкса, аны җаваплылыкка тартырга туры киләчәк.
Аучылык хуҗалыклары (алар районда 4әү) белән аренда килешүендә төлкеләргә каршы көрәш алып барырга тиешлекләре күрсәтелгән. Көзге–кышкы айларда районда төлкеләрне аулау оештырыла, әмма тиреләрен алучы, түләүче булмагач, аучылар артык кызыксынмый. Хәзерләү конторасы эшләгән елларда төлкеләр болай оятсызлана алмый иде.
— Кайбер районнарда түләү оештырылган, без дә район җитәкчесе белән бу турыда сөйләштек, ул каршы түгел, – диде Ринат Фәйзрахманов. — Аучы төлкене китерә, без кабул итеп алабыз, акчасын алып кайтып китә.
Быел ау сезоны башлангач сунарчыларга тапшырган бер төлке өчен 300 сум акча түләү күздә тотыла.
Киңәшмәдә үлгән терлекләрне теләсә кая ташлау очраклары булуы турында әйтелде. Авыл җирлекләре башлык- лары үз территорияләрендә мондый хәлләргә юл куймаска тиеш.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International