Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшәгез сез бәхет, шатлык белән
2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Яшәгез сез бәхет, шатлык белән
1 июльдә Арча станциясендә Күпер урамындагы 63нче яңа йортны ачу тантанасы булды. Бу чарада муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
– Авария хәлендәге торактан күчү – республикада тормышка ашырылучы максатчан программаларның берсе. Аның буенча безнең районда тузган торакларда яшәүче күп гаиләләр яңа фатирлы булды. Шулай Президентыбыз халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыр- туга зур игътибар бирә. Дус, тату, бәхетле яшәгез. Бу программада катнашуыгыз өчен рәхмәт. Дөрес, авыр, түлисе бар. Әмма бернинди авырлыклардан да курыкмаска кирәк, – диде ул һәм фатирлар хуҗалары Дамир Хәсәнов, Марсель Әбсәләмов, Ринат Мөфлихунов, Ольга Кузнецова, Гөлнара Мотыйгуллина, Анастасия Адамовага фатир ачкычлары, истәлек бүләкләре тапшырды.
Беркатлы, җыйнак кына, күңелгә ятышлы, матур алты фатирлы йорт. Икесе берәр, дүртесе икешәр бүлмәле. Иркен, якты, бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
– Без иске, ярым җимерек баракны сүтеп, шул урында йорт салдык. Аларны чагыштырырлык та түгел. Фатирларыгыз игелекле булсын, рәхәтен күрегез, – диде шушы йортны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.
– Мин Вокзал урамындагы баракта яши идем. 1949 елны төзелгән йорт. Без аны биш ел элек сатып алдык. Гаиләбез кечкенә түгел, хатыным Гөлназ белән ике ул үстерәбез. Безнең бәхеткә ничек бу программа килеп чыкты. Нинди яхшы фатирлы булдык. Рәхмәт респуб- лика, район җитәкчеләренә. Ә түләүгә килгәндә…Хәзер бушка нәрсә бар? Исән-сау эшләп торганда, көчтән килмәслек әйбер түгел, – ди ике бүлмәле фатир хуҗасы Дамир Хәсәнов.
– Мондый йортта, бөтен уңайлыклары булган фатирда яши башлавыма күңелем дә ышанмый. Карагыз, без нинди баракта, кеп-кечкенә бүлмәдә гомер иттек, – диде Ольга Кузнецова, каршы яктагы әле сүтелеп бетмәгән ярым җимерек агач бинага күрсәтеп. – Безне сөендергән өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә – барысына да зур рәхмәт.
Комсомол урамындагы 16нчы йорт хуҗалары өчен дә ул көнне зур тантана булды – ул ныклап төзекләндерелгәннән соң файдалануга тапшырылды. Әлеге бина безнең күз алдында салынды, күз алдында искерде, дисәк тә була. Вакыт үтү белән кеше генә түгел, йортлар да “картая” шул.
– Подъезд стеналары, идәннәре бик ямьсезләнгән, тышкы яктан да күзгә ятышсызга әйләнеп бара, түбәдән су ага, фатирда салкын иде. Без өченче катта яшибез, үз башыбыздан кичте, – ди Лилия Вәлиева. – Бик яхшы төзекләндерделәр, түшәмне җылыттылар, түбәсен яптылар, сайдинг белән тышладылар, подъездларын карадылар, тәрәзә кырыйларын матурладылар, ут чыбыкларын алыштырдылар. Без бик канәгать.
– Беренче чиратта Президентыбызга зур рәхмәт, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Безнең иң зур байлыгыбыз – халык. Бар да аның өчен эшләнә. Тыштан йорт бик матур. Эчке якта җитешсезлекләр булса, әйтегез. Биш елга гарантия бирелә. Әмма, минемчә, Рамил Әхмәтгалиев җитәкләгән “Энергосервис” ширкәте төзүчеләре начар эшләмәс.
– Шушы йортта яшәүчеләр исеменнән җитәкчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Һәр гаиләгә бәхетле булып, озак итеп шушы фатирларда яшәргә язсын, – диде Вакыйф Харисов.
Соңыннан әлеге тантаналарда Арча мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясап, әлеге йортлар хуҗаларына яраткан җырларын бүләк итте.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз