БЕЛДЕРҮ

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
БЕЛДЕРҮ
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 50 маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 60нчы маддәсе нигезендә, “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар буенча регистрация үткән кандидатларга һәм “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча кандидатларга һәм партияләргә сайлау алды агитациясе өчен 2015 елның 15 августыннан 12 сентябренә кадәр (00:00) биреләчәк түләүсез һәм түләүле басма мәйдан турында хәбәр итә:
1. Бер атнага биреләчәк түләүсез басма мәйдан күләме:
- җомга санында А3 форматында 1,2 полоса (беренче полосадан кала) булачак.
2. Бер атнага биреләчәк түләүле басма мәйдан күләме:
- җомга санында А3 форматында 1,2 полоса (беренче полосадан кала) булачак.
Түләүле басма мәйданның бәясе – 1 кв.сантиметры 65 (алтмыш биш) сум.
3. Түләүле һәм түләүсез басма мәйданны билгеләү өчен жирәбә салу һәм сайлау алды агитациясен урнаштыру өчен килешүләр төзү 2015 елның 12 августында 10 сәгатьтә Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан редакция бинасында уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International