Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үткәннәре – авыр әкият
2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Үткәннәре – авыр әкият
1 июльдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев гомерләренең түгәрәк даталарын бәйрәм итүче өлкән буын вәкилләре янында булып, аларга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның Котлау хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды, өлкәннәребезнең яшәү шартлары белән танышты.
90 яшен тутырган Мәрьям Фәйзрахманова Арчада кызы Фирдания белән яши. Алты ел элек Мөрәледән бирегә кызына күченеп килгән. Бүгенге көндә алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йорттагы фатирда гомер итәләр. Тормышыннан бик канәгать Мәрьям апа. “Оҗмах кебек бу тормыш. Бер бәйрәмдә дә өлкәннәрне онытмыйлар, рәхмәт. Путин гына исән булсын”, — ди.
Яшьлеген сугыш чоры урлаган Мәрьям апага тормыш арбасына яшьтән җигелергә туры килә. 14 яшеннән колхозда бил бөгә башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы терлекче була, төрле эштә хезмәт куя. Тормыш иптәше Рәкыйп абый белән 5 балага гомер бирә алар. Кызганыч, бүгенге көндә Рәкыйп абый да, бер уллары да дөньяда юк инде.
Шәмсенур апа да бүгенге тормышның рәхәтлегенә, өстәлләрнең муллыгына, үзенең кадер–хөрмәттә яшәвенә куанып туя алмый. Дүрт бала үстереп, 9 оныкның, 4 оныкчыкның хөрмәтле, яраткан әбисе булып гомер итә, бүген 95 яшен тутырды. Яшьлегендә аңа да күпне күрергә туры килә: 14 яшеннән ныклап колхозда эшли башлый, ир–атлар белән янәшә урманын да кисә, окоп казырга да чыгып китә. Ул еллардагы фидакарьлекләрен тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны таныклыклары, “1941–1945 сугыш елларындагы намуслы хезмәте өчен” медале раслый. Бүгенге көндә килене Нурзидә тәрбиясендә гомер итә Шәмсенур апа. Улы Рәис (Нурзидә апаның ире) вафат булса да, килен кайнанасын кадерләп тәрбияли, балалары да ярдәм итә. Кышын Казанда яшәсәләр, җәйгә Түбән Мәтәскәгә төп йортка кайталар.
Казанбаштан Миңкамал Мостафина да бу көнне 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул кызы Раушания белән яши.
Тормышның әче җилләренә каршы тора алган апа бу көнне күрә алуына сөенеп туя алмый, аякларында йөри, ишегалдына чыгып дөньяның матурлыгына хозурланып утырырга ярата. 13 яшеннән тома ятимә калып, колхозда бозау караучы булып эшли башлаган ул. Аннан озак еллар сыер сауган, Казанбаш мәктәбендә идән юучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Ярый хөкүмәт өлкәннәрнең эшләгәненең кадерен белде, коммуналь түләүләр өчен ташламалары бар, дәүләт программасы нигезендә фатирга ия булдылар. Ире Мансур белән өч бала тәрбияләп үстергән Миңкамал апага да бала хәсрәте күрергә язган икән: 20 яшьлек улын җир куенына иңдерүнең авырлыгын ул елларда үзе генә белде ул.
Өлкән буын вәкилләре хәзерге яшь буынга үрнәк булып яши: аларның сабырлыгына, канәгатьлегенә таң калырлык.
Шундый авыр еллар үтсәләр дә, күбесенең сәламәтлеге дә шөкер кылырлык.
Бүген күргән өч әби дә үз аякларында йорт эчендә йөреп тора, зиһеннәре камил, дөньядан хәбәрдарлар, телевизор карый, радио тыңлыйлар. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дигән гыйбарәне үзләренә атап әйтелгән кебек хис итә алар, чөнки гомерләре буе эшләп яшәгән кешеләр, тормышның ямен хезмәттән тапканнар. Такташ әйтмешли, “Үткәннәре авыр әкият” булса да, хезмәтләренең әҗере — Аллаһы Тәгалә озын гомер белән бүләкләгән үзләрен.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз