Алдан хәстәрен күргән откан

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Алдан хәстәрен күргән откан
23 июньдә районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында янгыннарны булдырмый калу турында җитди сөйләшү булды, ә икенче көнне үк Өчиледә янгын килеп чыкты. Берәүнең дачасы янды. Тагын берничә көннән, 29 июньдә, Шура авылында янгын булды. Шушы ук көнне, җилләп-давыллап, күк күкрәп яуган яңгыр вакытында Күпербашта ике йортка газ торбасы буйлап яшен килеп керде.
Гадәттән тыш хәлләр комиссия- се яңадан утырышка җыелды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта янгыннарны булдырмый калу турындагы мәсьәләләр каралды.
– Районда янгыннар буенча хәл бик җитди, – дип сөйләде Илшат Нуриев.
Янгын куркынычсызлыгы буенча Арча гарнизоны җитәкчесе урынбасары Искәндәр Юзаев чыгыш ясады. Янгын сүндерүгә әзерлек буенча кимчелекләрне атап үткәннән соң ул:
– Авыл җирлекләре башлыклары янгын техникасы белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәләр, – диде. – Россия МЧСының Татарстан буенча баш идарәсе һәрвакыт булышырга әзер. Федераль янгын хезмәте бүлекчәләреннән бушаган машиналар ДПО бүлекчәләренә күчерелә. Әмма янгын машинасын тоту өчен махсус бина булуы шарт. Ул кышын ягылырга, анда состав өчен ял итү, туклану өчен бүлмә, телефон булырга тиеш.
Мондый машиналарны алучылар бармы? Утырыштан соң без бу турыда Искәндәр Юзаевтан сорадык.
– “Арча нефть продуктлары”, “Арча элеваторы” ширкәтләре, Апаз авыл җирлеге алды, – диде ул.
Арчада янгын сүндерү машиналарына су алу өчен тиешле радиус буенча (200 м) 35ләп гидрант җитмәве, күп авылларда кышын су алу җайланмалары булмавы әйтеп үтелде.
– Районда 23 авылда су юк, – дип сөйләде торак-коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Илфат Рәхимов. – Ә гидрантлар су торбаларына гына тоташтырыла ала. Сулыклар янында су савытлары, су каланчаларында янгын машиналарына су алу өчен краннар булырга тиеш.
– 2008 елда тәмам тузган, хуҗасыз 340 йорт булса, хәзер алар 88, – дип сөйләде район Советының юридик мәсьәләләр буенча сектор мөдире Алсу Мөхәммәтова. – Аларны төзекләндерү яки юкка чыгару буенча хуҗалары кисәтелеп тә чара күрмәсә, җирле үзидарә органы судка мөрәҗәгать итә ала. Суд йортны сату турында карар чыгара һәм сатылган йорт акчасы, суд чыгымнары тотылып калынып, йорт хуҗасына тапшырыла. Әгәр дә йортның хуҗасы табылмаса, ул закон буенча муниципаль берәмлек милкенә күчерелә.
Быел зур янгын чыккан Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин:
– Кичке сәгать 6дан иртәнге 6га кадәр авылларда каравыл тору оештырылды, – дип сөйләде. – Безнең жирлектә 44 шәхси трактор бар. Хуҗалары белән сөйләшеп куйдык. Су савытлары булган тракторлар әзер тора.
Алдан хәстәрен күргән откан, ди борынгылар. Янгыннар – куркыныч нәрсә. Эх, су булмады, су килеп җитмәде, дигән өзгәләнүләр булмасын иде.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International