Ифтар мәҗлесе узды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Ифтар мәҗлесе узды
2 июльдә муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм Арча районы мөхтәсибәте ифтар мәҗлесе үткәрделәр.
Анда Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт, Төркия дәүләте вәкиле — Коръән–хафиз, Саба һәм Теләче районнары мөхтәсибләре, районыбыз имамнары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авыз ачу табынын “Арча АТПсы” җитәкчесе Рүзәл Гәрәев оештырды.
– Рамазан ае – изгелекләр эшли торган ай, – диде Җәлил хәзрәт. – Мин халык белән очрашканда “Ураза тотыгыз, мәчеткә йөрегез, сәдака бирегез, игелекләр кылыгыз, инде аларны да эшли алмасагыз — телегезне тыегыз”, — дип әйтәм. Чөнки гайбәт сөйләү — иң зур гөнаһ.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев халыкка, аеруча яшьләргә, балаларга дин тәрбиясе бирүнең мөһимлегенә тукталды. Авыл җирлекләре башлыклары, имамнар уртак тел табып, бергәләп эшләргә тиеш.
Район җитәкчесе 1 сентябрьдән мәктәп ашханәләренә хәләл ит кенә китереләчәген әйтте. 2 августта Арчада балалар Сабантуе уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International