Балыкчылар ярышы үткәрелә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
11 июльдә Арча шәһәренең Нефтебаза буасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап балыкчылар ярышы үткәрелә.
Җыелу иртәнге сәгать 5тә, ярышлар 5.15 сәгатьтә башлана. Ярышта районның теләгән һәр кешесе катнаша ала. Балык тоту өчен кирәк-яракны үзең белән алып килергә, ике кармак рөхсәт ителә.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, призлар алачак, катнашкан һәр кешегә кызыксындыру призлары бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International