Вакытында өлгерергә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Вакытында өлгерергә
Безнең районда да гамәлдә булган утыздан артык республика программаларының авыл хуҗалыгына кагыла торганнары да бар.
— Болар — 100 һәм 200 башка исәпләнгән сыер торакларын, яшелчә һәм бәрәңге саклагычларны ныклап төзекләндерү, силос–сенаж траншеялары төзү программалары, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Хөсәенов крестьян–фермер хуҗалыгы, “Ватан” һәм “Северный” хуҗалыклары фермаларны төзекләндерү буенча аеруча актив эшлиләр. Хөсәенов хуҗалыгы Кушлавыч авылындагы торакны төзекләндерүне төгәлләп, анда терлекләр кертеп продукция җитештерә башлады инде.
Кушлавыч авылындагы әлеге торакны төзекләндерүнең смета бәясе — 8 млн. сум. Шуның 1 млн. 800 мең сумы республика бюджетыннан бирелә.
Быел “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре, М. Хәлилов крестьян–фермер хуҗалыгы (Казанбашта) да әлеге программалар буенча сыер торакларын ныклап төзекләндерәләр.
— Программа шартларын үтәү өчен бу эшләрне тизләтергә кирәк, — ди Марат Абдуллин. — Билгеле, сыйфатка да зыян килергә тиеш түгел.
Дәүләт силос–сенаж траншея- лары төзү турында да кайгырта. Быел безнең районнан әлеге программага “Курса МТСы”, Хөсәенов, Хәлилов крестьян–фермер хуҗалыклары, “Ватан”, “Северный” ширкәтләре керде. “Курса МТСы”нда 2 мең тонна сыешлы траншеяны тутырып сенаж салып та куйдылар инде.
— Бик әйбәт программа, — ди хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Быел терлек азыгы культураларының уңышы бик яхшы. Әле бит күпьеллык үләннәрнең икенче катын җыясы бар.
Әлеге хуҗалыкта сенажны сыйфатлы итеп салалар. “КамАЗ”лар берөзлексез туратылган тукранбаш, люцерна массасын ташып, ике “Т–150” тракторы таптатып тора.
— Хуҗалыкларда әзерләнгән азыкларның сыйфатын тикшереп торабыз, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — “Курса МТСы”нда сенаж дымлылыгы һәм каротин нормада. — “Кыр-лай”, “Игенче”, “Татарстан”, Тукай хуҗалыклары турында да шулай дип әйтә алабыз.
Ә менә “Аю” ширкәтендә 1 килограмм сенажда 19,4 м/г гына каротин бар.
— Сенаж үсемлекләр үсешенең иртә чорында әзерләнә, — ди Ринат Фәйзрахманов. — Бу чорда алар клетчатканы тарката торган микроблар эшчәнлеге өчен кирәкле югары алмашу энергия- сенә һәм җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай. Әмма сенажны традицион әзерләү технологиясе массаны 1,5–2,5 сантиметрга ваклауга көйләнгән. Әгәр шулай вакланмый икән, траншеядагы массаны тиешенчә тыгызлап булмый яисә ул үзеннән–үзе җылынганнан соң гына тыгызлана, бу вакытта әзер азыкның үзләштерелүе кискен кими. Тиешенчә тыгызланмаган массада кислород кала, бу күгәрек барлыкка килүгә китерә.
Яхшы сыйфатлы сенаж өчен массаның дымлылыгы 45–50 процентка калу кирәк. Аннан соң траншеяга тутыралар, 2–3 көн тыгызлыйлар. Аннан соң кара пленка белән ябарга һәм 10–15 см туфрак белән капларга.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International