Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Батыр йөрәклеләрнең берсе
2015 елның 10 июле, җомга
Батыр йөрәклеләрнең берсе
Әлеге язма — Бөек Ватан сугышында һавада дошманга каршы батырларча көрәшкән тагын бер якташыбыз турында.
Габделнур Хәбибрахманов 1919 елда Мәмсә авылында туган. Гаиләдә беренче бала. Аннан соң сеңелләре Тәнзилә, Тәэмилә дөньяга килә. Авылда бик хөрмәтле гаилә була алар. Тик бәхетле көннәр әниләре үлү белән өзелә. Иң кечкенәләренә 3 кенә яшь. Нури абый өч ятимне җылы кочагына сыендырырлык, ана назы бирерлек Камилә исемле кызны очрата. Аның белән бергә кайгы, сагыш бас-кан өйгә җылылык килә. Озак- ламый Кәримә сеңелләре туа.
1933 елда бу гаилә Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районының яңа төзелгән “Берсут” совхозына күчеп китә. Җәнлекләр асраучы совхозда куян, көмеш–кара төлкеләр үрчетәләр. Нури абый фермада эшли башлый, әниләре кырчылык бригадасына билгеләнә. Габделнур, олы бала буларак, сеңелләрен карый, җидееллык мәктәп тәмамлый, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, ДОСААФ мәктәбендә шөгыльләнә.
Бу гаиләгә тагын кайгы килә, әтиләре авыл буасында батып үлә. Япь–яшь Камилә дүрт ятим белән тол кала, өчесе — үги. Ләкин бу балалар, әниләре исән вакытта ятимлек ачысын сизмиләр. Камилә аларның барысын да бердәй күрә, тырышып аякка бастыра. Балаларны олы тормыш юлына озатып, аларның көйле тормыш коруларына сөенеп 1969 елда вафат була.
Габделнурны 1940 елда армиягә алалар. Кече авиация белгечләре әзерләүче мәктәптә укып, һава укчысы белгечлеге ала. Сугышның беренче көннәреннән хәрәкәттәге Кызыл Армия сафында. Еракка оча торган бомбардировщикта һава укчысы булып сугышчан очышларда катнаша, фашист гаскәрләрен бомбага тоталар. Курск, Орел, Ржев һәм башка районнарда тимер юл эшелоннарын, техниканы, саклану урыннарын утка тоталар. Дон елгасы кичүләрендә һәм Сталинград шәһәрендәге бәрелешләрдә катнаша. Брянск өлкәсенә, Белоруссия, Украина территорияләренә йөк һәм парашютчылар төшерү буенча дистәләгән очыш- лары бар. Партизан отрядлары аэродромнарына төшеп утыру кебек хәтәр операцияләрдә катнаша. Партизаннарга корал, сугыш–кирәк яраклары, шартлаткычлар, кием–салым, азык–төлек, медикаментлар алып баралар, кире кайтканда яралыларны, балалар, хатын–кызларны алалар.
Гаиләләрендә Габделнурның 1943 елның 26 августында язган хаты саклана. “Кадерле әнием!” — дип башлый ул аны. Сеңелләренә, барлык күршеләренә сәлам әйтеп чык- каннан соң: “Мин сезгә 500 сум акча җибәргән идем. Шәт алгансыздыр. Тагын әле мине “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләделәр”, — дип яза.
Бу хат аның соңгы очышы алдыннан җибәрелгән соңгы хәбәре була. 1943 елның 7 октябренә каршы төндә самолет әйләнеп кайтмый. Габделнур Хәбибрахманов һәм аның иптәшләре дошман ягындагы тимер юлны бомбага тотканда һәлак булалар. Әмма зарарланган самолет үзебезнең якка чыккач, егылып төшә. Командир В.Григорьевны, борт–механик Д.Павлышевны, һава укчысы Г.Хәбибрахмановны ефәк парашют кисәкләренә төреп урман аланы читендәге нарат төбенә күмәләр, агач кайрысына аларның исемнәрен язалар. 1967 елның 9 маенда батырларның калдыкларын Могилев өлкәсенең Быхов районы Гадылово бистәсендәге туганнар каберлегенә күчерәләр.
Күптән түгел Ташкичү мәктәбендә батыр якташлары истәлегенә багышланган кичә булды. Балалар Габделнур абыйларының тормыш, сугышчан юллары турында сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар. Чөнки моңа кадәр аның турында “Хәтер” китабында “Мәмсә авылында туган” дигән мәгълүмат кына билгеле иде.
Мәмсә авылыннан сугышка 221 кеше киткән, шуларның 116сы әйләнеп кайтмаган.
Кичәдә Арча педагогика көллиятенең “Прометей” клубы җитәкчесе Илһам Низаметдинов, мәгариф идарәсеннән Миләүшә Шакирова чыгыш ясады. Балаларның үз чыгышлары да эчтәлекле булды.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз