Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Акчасыз каласың килмәсә
2015 елның 10 июле, җомга
Акчасыз каласың килмәсә
Әңгәмәдәшебез – район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Илнар Касыймов.
– Илнар Айдарович, кәрәзле телефоннар аша һаман да алданып торабыз, киңәш сорап редакциягә шалтыратучылар бар.
– Кызганыч, һаман да алданалар. Югыйсә бу турыда күпме языла, аңлатыла. Безнең районда да бар андый корбаннар. 90 мең сумга кадәр акчасыз калучылар бар.
– Җинаятьчеләр табыламы?
– Алдакчыларның эзенә төшеп торабыз, әмма кайбер җинаятьләрне ачыклавы кыен, чөнки Интернет ул бик киң челтәр, очына чыгып җитә алмаган очраклар бар.
– Алдакчы ничек эш итә?
– Алдарга омтылучы башта, Интернетта казынып, кәрәзле элемтә операторларының абонент номерлары тупланмасына үтеп керә, шулардан төрле сан комбинацияләрен җыеп, абонент номерларын булдыра, шуларга смс-хәбәрләр җибәрә. Алдарга омтылучы банк исеменнән эш итә. Смс-хәбәрләрнең эчтәлеге болайрак: “Сезнең банк картагыз блокировкаланды. Блокировкадан чыгу өчен сезгә банк хезмәткәре белән элемтәгә керергә кирәк”. Ә банк хезмәткәре – алдакчы үзе, смс-хәбәргә үзе файдаланган абонент номерын яза. Телефон хуҗасы, озак уйлап тормыйча каударланып, смс-хәбәрдәге телефон номерына шалтырата.
– Һәм “банк белгече” сөенә-сөенә кармакка бик тиз капкан клиент белән сөйләшә. Нәрсә турында сөйләшә инде алар?
– “Банк кешесе”, картаны блокировкадан чыгарабыз дип, “клиент”ның башын әйләндереп, “мобиль банк” хезмәтеннән файдалану-файдаланмавын ачыклый. “Мобиль банк” хезмәте белән эш иткәнен белгәч, банк картасының номерын, кодын сорый. Шулай итеп, кеше үзе дә сизмәстән алдана. Шуннан соң алдакчы “клиент”тан картаны блокировкадан чыгару өчен банк картасы буенча операция башкарырга рөхсәт ала. Алдакчыга шул гына кирәк. Ул Интернет челтәре аша алданучы картасының шәхси исәбендәге акчаны төрле компанияләрнең Интернет-сайты аша кәрәзле элемтә операторлары абонент номерлары исәпләренә (иптәшләре яки үзе контрольдә тота) күчерә. Шушы юл белән алдакчы чит кеше акчасын үзләштерә.
– Банкомат янында алдану очраклары да бар бит.
– Бар. Карта “мобиль банк” хезмәтенә тоташмаган очракта алдаучы алданучының картасын блокировкадан чыгару өчен банкоматка килергә куша. “Клиент” банкоматка йөгерә. Алдаучы телефон аша “клиентка” банк картасы белән берничә операция башкарырга куша. Кеше үзе дә сизмәстән картасындагы акчаны алдакчы исәбенә күчерә.
– Ә ничек алданмаска?
АЛДАНМАУНЫҢ СЕРЕ БИК ГАДИ:
банклар бервакытта да банк картасы мәгълүматларын сорамый. Ул мәгълүматларны беркемгә дә әйтергә ярамый. Ул сер, чөнки акча белән бәйле.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз