Намуссызлар корбаны булмагыз

2015 елның 10 июле, җомга
Намуссызлар корбаны булмагыз
Бер көн өзми–куймый телефон шалтырый. Барып алырга вакытым гына юк бит. Ахыр чиктә түзмәдем. – Мин Артур булам. “Водоканал–Сервис” ширкәтеннән. Эчә торган суыгызның сыйфатын тикшерәбез. Хәзер килсәк, вакытыгыз булырмы? – дип итагатьле генә сорадылар миннән русчалатып.
Гомер булмаган хәл–өйгә килеп су сыйфатын тикшерәләр. Сәер. Әмма артык уйланып–нитеп тормадым:
– Сезнең белән сөйләшергә вакытым юк әле, кунаклар көтәм. Гафу итегез, – дидем дә трубканы куйдым.
Икенче көнне кызыксынып “Водоканал–Сервис” ширкәтенә шалтыраттым.
– Безнең урамнарда үзебезнең су нокталары бар. Санэпидемстанция хезмәткәрләре белән берлектә шуларга барып, суның анализын алып, сыйфатын тикшерәбез. Өйләргә, кеше үзе чакыр- маса, берәүнең дә керер- гә хакы юк, – дип җавап бирде җитәкчесе Тәлгать Миндубаев. – Дөрес, безнең контролерлар бар. Тик алар су сыйфатын түгел, ә су счетчигы күрсәткечен тикшерәләр. Аларның кулларында кем һәм кайдан булуын күрсәткән таныклык була. Ә бу юлы сезгә мошенниклар шалтыраткан. Узган ел андый очраклар булды инде. Шулай кешеләрне алдалап, кыйммәт бәядән фильтр сатып йөриләр.
Бер миңа гына шалтыратмаганнар, күрәсең. Шул көнне өлкән яшьтәге берәүне алдап та чыгып киткәннәр. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча төбәк органының эчке базарны үстерү һәм координация– Безгә пенсионер, икенче төркем инвалид М. мөрәҗәгать итеп, үзен һәм хатынын алдап китүләре турында хәбәр итте. Башта эчә торган сулары, аның сыйфаты турында сорашканнар. Июнь ахырында суның сыйфатын тикшерергә өйләренә килгәннәр. Арча оешмасы дип уйлап керткәннәр өлкәннәр әлеге кешеләрне өйләренә. “Кунаклар” бик күп сөйләгәннәр, аңлатканнар, алҗыган пенсионерларның хәлләре китә башлаган һәм алар тәмам туеп, тегеләр сузган барлык документларга кул да куйганнар. Документлар арасында 71 мең сумнан артык бәягә кредит килешүе һәм товарны тапшыру–алу акты да булган. Ә товарның үзен соңрак алып килеп куярга вәгъдә биргәннәр. Су өчен фильтр алырга кредит килешүе төзүен һәм шул документка кул куюын М. икенче көнне иртә белән генә аңлаган. Бу очракта кулланучыны алдауларын, ялган мәгълүмат бирүләрен исбатлавы бик авыр. Чөнки документлар бик “акыллы” тутырылган һәм кулланучы үзе үз куллары белән кулын куйган, – диде ул. – Өлкәннәрне алдау очраклары соңгы вакытта Арчада да ешаеп китте. Өлкәннәрне алдау балага сугу белән тиң, диләр. Әмма шуңа карамастан, аларның һәрнәрсәгә ышануыннан һәм беркатлылыгыннан усал нияттә файдаланучылар бар.

БУ ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?
Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, аларны өйгә кертмәскә. Аннан оешмалардан килгән тикшерүчеләрнең кулларында кем һәм кайда эшләүләрен язган таныклыклары була. Аны күрсәтүләрен сорарга кирәк. Бернинди документка да укымыйча кул куярга, өйгә килеп, арзанлы товар тәкъдим итүчеләргә дә ышанырга ярамый. Игътибарлы һәм сак булыгыз. Шундый намуссыз, оятсыз кешеләр корбаны булмагыз.

Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International