Алар аерым күзәтү астында

2015 елның 10 июле, җомга
Алар аерым күзәтү астында
Федераль закон (06.04.2011, № 64) нигезендә авыр җинаятьләр эшләгән һәм балигъ булмаган балаларга карата җенси җинаять кылган кешеләр төрмәдән чыккач та административ күзәтү астында булалар. Аларга карата аерым чикләүләр билгеләнә.
2015 елның 8 июнендә суд район эчке эшләр бүлегенең Д. Сабирҗановка карата административ күзәтүне булдыру турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Д. Сабирҗанов 1957 елгы, Мәмсә авылында яши, берничә тапкыр хөкем ителгән, аерата авыр җинаять кылган кеше. Судка материалларны җибәргәнче Д. Сабирҗанов ел дәвамында ике тапкыр вак хулиганлык кылганы, җәмәгать урынында исерек килеш йөргәне өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Бер ел эчендә күзәтү астындагы кеше ике яки аннан да күбрәк административ хокук бозулар башкарса, суд эчке эшләр органы күрсәтмәсе буенча административ күзәтү срогын 6 айга кадәр озынайтырга хокуклы.
Мәсәлән, 2015 елда ике кешегә административ күзәтү сроклары озынайтылды.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International