Урта Пошалым авылы халкы бик бердәм

2015 елның 10 июле, җомга
Урта Пошалым авылы халкы бик бердәм. Узган ел йорт саен 500әр сум акча җыеп агач күперне, кичләрен вакыт табып, яңартып куйдылар. Шулай акча җыйсак, урамны да рәткә китереп булачак бит, дип киңәштеләр. Назыйм Сафин белән Айдар Зәйнуллин башлап йөрүчеләр булды. Бу юлы 5әр мең сум үзара салып акчасы җыйдылар, бер хуҗалык 10 мең сум бирде. Дүрт тапкыр артып кайткач, шактый була бит.
Менә шушы акчаларны бер оешмага күчерделәр, шушы оешма 730 метр арага таш түшәп бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International