Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Остазыбыз иде
2015 елның 10 июле, җомга
Остазыбыз иде
Арча педагогия көллиятенең даны еракларга таралган, анда белем алган меңләгән укытучылар бүген дә үзләренең остазларын зур хөрмәт белән искә ала. Алар арасында безнең яраткан коллегабыз Венера Шәмиева да бар.
Ләкин көтмәгәндә аяусыз үлем Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә биргән укытучылар Укытучысы Венера Габделхаковнаны арабыздан алып китте.
1955 елның 1 сентябрендә яшь, чибәр, энергияле кыз, педучилищены тәмамлап, Урта Пошалым мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып килә, анда аны бүген дә хөрмәт белән искә алалар. 2 елдан соң Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетына укырга керә һәм 1962 елда яшь белгечне Минзәлә педагогия училищесына рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр.
Арча педагогия училищесында хезмәт биографиясен Венера Габделхаковна 1963 елда башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы әлеге уку йортына хезмәт итә, аннан аерылмый. Күп еллар рус теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, күпме яшь укытучыларны эшкә өйрәтә. Мин үзем дә аны остазым дип саныйм. Педагогия институтын тәмамлап кына кайткач, Венера Габделхаковна методика серләренә төшендерде, акыллы киңәшләрен бирде.
Венера Габделхаковна — күп санлы укыту планнары, программалар төзегән, төрле методик мәкаләләре “Начальная школа”, “Совет мәктәбе” журналларында бастырылган кеше. Аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә республика гына түгел, Россия буенча педагогия училищеларыннан киләләр иде, аның ачык дәресләре — укытучының үз һөнәренең чын остасы икәненә дәлил.
Венера Габделхаковнаның гаиләсе дә күпләргә үрнәк. Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, мәгариф отличнигы Шәмиев Ягъфәр Зиатдинович белән 2 кыз үстереп, олы юлга чыгардылар. Олы кызлары Гөлнара — табибә, ә Диләрә әти–әниләренең юлын сайлады. Күптән түгел бу гаиләнең алтын туйларын район күләмендә билгеләп үттеләр. Шушы матур чарада көллиятебез директоры Гөлнара Фидаилевна, юбилярның туганнары, күршеләр, дуслары катнашып, изге теләкләрен җиткерделәр.
Гомерләр озын, гомерләр кыска. Бүген без Венера Габделхаковна турында иде дип сөйләшәбез... Ләкин аның акыллы киңәшләре, төпле фикере, эрудициясе, якты күңеле безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез.
Наилә Галимуллина,
Арча педагогика көллиятенең
рус теле укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз