Алар белән дөнья ямьле

2015 елның 10 июле, җомга
Алар белән дөнья ямьле
Югары Курсада яшәүче Шәмсенур Вафинаның 95 яшьлек гомер бәйрәме аеруча истә калырлык булды. Быел аны туган көне белән котларга районнан да килделәр. Аңа РФ Президентының һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның Котлау хатлары тапшырылды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина шулай ук бүләкләр белән килгән.
Шәмсенур апаның туган көненә балаларының һәммәсе җыела алмавы гына күңелне әрнетә. 9 баланың бүген 4се дөньяда юк инде. Шулкадәр авыр хәсрәтләрне ана йөрәге генә күтәрә аладыр...
Ә аның йөрәге олы, күңеле киң. Шул күркәм сыйфатлары Шәмсенур апага яшәргә көч биргән, изгелекләре белән Аллаһы Тәгалә гомерен озынайт-кан. Озын гомер нәселләреннән дә киләдер: әнисе 95кә җитеп, әтисе 92 яшендә дөнья куйганнар. Гомере буе авырганда да бер сәдәп дару эчмәгән әбинең быел җәйгә кергәндә аягы сынып, катлаулы операцияләр кичергән. Ләкин, авыр сугыш елларын кичкән Шәмсенур апа тормышның ак якларын гына күреп, һәр туган көнгә шөкер кылып яшәве белән үзенә генә түгел, тирә–юньдәге кешеләргә дә күңел тынычлыгы биреп яши белә.
Күршеләре белән бик тату яшиләр икән. Без килгәндә дә каршы алыр-га берсе сул як, икенчесе бакча башы күршеләр чыкты. “Әби дөнья бәһасе кеше, килен булып төшкәч, безне шушы авылга ияләндерүче дә ул булды, — диде Роза апа өйгә кергәндә. — Аягы сынгач, берничә ай шәһәрдә кызларында яшәп кайтты. Ул юк чагында күңелгә нәрсәдер җитмәгән сыман иде, кайткач тулыланды менә”.
Гомере буе кешеләргә җылылык өләшеп яши Шәмсенур апа. Олыгайганчы тегү эшен белгән куллары белән авыл халкын теккән киемнәре белән кинәндерә. Сабантуйга бөтен авылны диярлек киендерә торган була. 14 яшеннән колхозда эшли башлаган кыз өчен Иске Масрадагы тегү артеленә урнашып тегүчелек һөнәренә өйрәнү зур бәхет була. Тик тормыш шулай гына барсачы... Шул каһәр төшкән сугыш бөтен яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китерде. 1941 елның көзендә Шәмсенурның әтисен фронтка алдылар, аннан абыйсын. Шөкер, балалар бәхетенә әтиләре исән–сау кайтты, ә абыйлары калды... Йортта өлкән бала булганга, ул елларда бар авырлык Шәмсенур җилкәсенә төште. Ярый әле тегүдә эшләгәнгә хезмәт көненә он бирәләр иде. Шуннан умач пешереп ашый алганга, ачлык афәте үзәк өзгеч итеп бәгырьләрне көйдермәде. Шул газап- ларны күргәнгә, гомере буе икмәкнең кадерен белеп яшәде ул. Хәзер дә кибеттән ипи алгач, кадерләп үбеп куя: “И, ипекәй, без синең бер валчыгыңны күрергә тилмереп яшәдек бит...” Моңарчы югары урамдагы кибеткә үз аякларында менеп йөри иде дә, шушы сыну харап итте...
Шәмсенур апаның тормышны яратуына, зар дигән нәрсәне белмәвенә сокланып та, шаккатып та кайттык. Үзе көләч, сөйкемле, йөзенә караган саен карыйсы килеп тора. Бер гасырга якын гомер яшәп, үткәннәрен онытмавы, хәтеренең яхшы булуы да соклангыч. Телевизор карый, гәҗитләр дә укый икән, берничә төрлене яздырып алалар. Алалар диюем, Шәмсенур апа төпчеге Әнис белән гомер итә. 45 яшендә дөньяны бүләк иткән улы бүген дә сабый баладай кадерле, якын анага. Һәр сулышы улы өчен борчылуда. Арчада сугыш ветераны — фронтовик ире Нуретдиннең тол хатыны буларак бирелгән фатиры да бар, югыйсә, тик анда китәсе килми шул, авылыңнан, әле үз аяк- ларыңда йөргәндә ничек кубарылып китәсең, ди. Аннан өстәп куя: “...Нуретдин генә күрә алмады бу көннәрне”. Шушы көнгә кадәр үзенә генә түгел, вакытлары булмаса, күршеләренә дә ефәктәй итеп йон эрләп биреп сөендерә икән. Галәмәт зур икмәк пешереп, үзенең дистәгә якын баласы янына күрше балаларын да сыйдырып ризык уртаклашкан күрше апаларын, инде читтә яшәсәләр дә, һаман сагынып, рәхмәт хисләре белән искә төшерәләр икән.
Дөньяга елмаеп караучы ак күңелле әбекәй яныннан күңел күтәрерлек хисләр белән кузгалдык. Тагын биш елдан олы юбилееңа киләбез дигәч, тыйнак елмаю белән: “Насыйп булса, күрешербез. Тик вакыт җиткәч алып китәрләр инде, анда кайчан барасын сорап тормыйлар. Берәүнең дә үз теләге белән анда барып ятасы килмидер”, – дип озатып калды.
Җир йөзе синдәй киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр белән матур, Шәмсенур апа.
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International