Атта да чапкан, мотоциклда да йөргән

2015 елның 10 июле, җомга
Атта да чапкан, мотоциклда да йөргән
90 яшьлек юбилеен Мөнәвәрә Сафина туган нигезе, гомер иткән авылы Иске Кишеттә билгеләп үтәргә булды. Аны котларга, Россия Президентының, район җитәкчесенең Котлау хатларын тапшырырга халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев та килгән иде.
– Кышын Казанда балаларымда яшим, җәйгә авылга кайтам мин. Күңел юанычы өчен янда гына бакчам бар. Балалар яшелчәләр утыртып китә, мин су сибәм. Түтәлләр арасына ятып булса да чүп тә утый идем әле. Соңгы вакытта бирештем, – ди Мөнәвәрә апа. – Эшсез тик тора алмыйм мин, элегрәк икешәр сыер асрый идем.
Әйе, заманында бик тере, үткен, булдыклы, уңган, җитез булган ул. Эштән курыкмаган, көчен жәлләмәгән.
– Ирем белән кара–каршы торып, үзем пычкы белән агачларны кисеп, такталарны юнып, шушы йортны салып чыктык. Дөрес, туганнар бик булышты. Акчаны төннәр буе шәл бәйләп, сатып җыйдым, – ди ул.
Кечкенәдән тормышның авыр- лыгын да, ачысын да күреп, үз җилкәсендә татып үсә кыз. Ике яшь вакытында әтисез кала. Гаиләдә җиде бала. Әнисенең хәлен күз алдына китерү кыен түгел. Аннан сугыш башлана. 8 сыйныфны гына тәмамлаган Мөнәвәрәгә укуын ташлап, җиң сызганып эшкә тотынырга туры килә.
– Кайда гына эшләмәдем мин. Бригадир да булдым, яшелчә бригадасын да җитәкләдем. Ул сугыш елларында көн–төн эшләдек. Берзаман сарыклар үлә башлады. Махсус белемле белгеч кирәк, дип мине Алабугага бер еллык курсларга укырга җибәрделәр. Җиңү көнен дә мин шунда каршы алдым. Кайткач, 1 ел ферма мөдире булдым, аннан ветеринария фельдшеры итеп куйдылар. Көчемне, вакытымны жәлләмичә, бөтен күңелемне биреп, булсынга йөрдем. Авыр- лыклардан курыкмадым. Атка атланып та чаптым, велосипедта да, мотоциклда да. Хезмәтемне белдем, җитәкчеләр йөзенә кызыллык китермәдем, – ди Мөнәвәрә Сафина. – 41 ел ярым стаж белән лаеклы ялга чыктым мин. Шуның 40 елын ветеринария фельдшеры булдым. Пен- сиягә чыккач та өч ел эшләдем әле, авырып китеп кенә туктадым.
1947нче елда сугыштан кайт-кан авылдашы Мансур Заһидуллинга кияүгә чыга ул. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Тик Мансур абый озын гомерле булмый, Мөнәвәрә апаны 51 яшендә тол калдырып, вафат була.
– Аллага шөкер, балаларым, кияү–киленнәрем бик игелекле булды, – ди Мөнәвәрә Сафина. – Һәр кыш аларда кадерле кунак мин. Кызым Зәйфәрә мине карар өчен хәтта эшеннән чыкты. Хәзер һәрчак янымда. Заманында өскә кияргә киемгә кадәр булмады, ашарга ат кузгалагына кадәр табып булмый иде. Хәзер сөенеп туя алмыйм, тамак тук, өс бөтен. 50 яшемдә дингә бастым, догалар өйрәндем, авылда абыстай булдым. Аллага шөкер, әле дә биш вакыт намазымны калдыр- мыйм. Шуңа күңел белән бирелгәнгәме, укымасам, авырта башлыйм мин.
Мөнәвәрә апа безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Аның тормышка булган мәхәббәтенә, һәр туган көннең рәхәтен күреп яшәргә омтылуына сокландык.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International