Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балаң кайда уйный
2015 елның 10 июле, җомга
Балаң кайда уйный
– Безнең Западный урамындагы балалар мәйданчыгы бик начар хәлдә. Гомумән, Арчада балалар мәйданчыклары мәсьәләсе ничек хәл ителә? Шул турыда язсагыз иде, – дип шалтыраттылар редакциягә.
Редакциягә шалтыратучы хаклы булып чыкты: Западный урамындагы балалар мәйданчыгы бик хәрабә хәлдә. Шул тирәдә яшәүче Наилә ханым:
– Монда безнең күчеп килгәнгә 25 еллап бар, шул вакыттагы уен мәйданчыгы инде бу, – дип сөйләде. – Безнең балалар шунда уйнап үсте, инде хәзер үз балалары бар.
“Аксакаллы” мәйданчыкның урыны бик әйбәт. Иркен дә. Әмма инде тузган, ташландыкка әверелгән. Шунда уйнаучы малайлар: “Безгә футбол уйнарга капка кирәк, атынгычлар, ком булса, әйбәт булыр иде”, – дип шаулаштылар.
Бу турыда районның баш архитекторы Рөстәм Хәбибуллин белән сөйләштек.
– Беләбез без ул урынны, – диде ул. – Аңа да барып җитәчәкбез. Спорт мәйданчыклары республика программасы буенча эшләнә. Быел районда шундый 5 мәйданчык файдалануга тапшырылачак. Балаларның уен мәйданчыклары республика программасына кермәгән, быел аларның берсе “Эссен” кибете янындагы парк эченә эшләнәчәк, тагын берсе Арчаның шәрык өлешендәге мәчет янына төзелә.
– Быел Арчада 5 балалар мәйданчыгы эшләнәчәк, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Берсен, Южная урамындагысын, эшләп бетереп, шимбә көнне ачабыз, Комсомол урамында да эшне башладык.
Г. Камал урамында күп фатирлы 4а йорты янында “Нур” торак милекчеләр ширкәте рәисе Рузил Әхмәтханов электр кискеч белән печән чаба иде. Янәшәдә генә 6 ел элек урман хуҗалыгы бик матур итеп балалар мәйданчыгы эшләп куйды.
– Агач әкренләп чери, – ди Рузил Әхмәтханов. – Әнә, чергән атынгычларның агачларын өеп куйдым. Балаларга шуарга таучык кирәк.
10нчы балалар бакчасы каршындагы Вагыйзовлар урамындагы 4а йорты янында балалар мәйданчыгы шулай ук әти-әниләрнең, балаларның яраткан урыны. Төрле төсләр белән матур итеп эшләнгән. Утырып торыр- га эскәмиясе, урындыгы, шуарга таучыклары, үрмәләргә баскычлары бар. Урыны иркен. Шунда уйнаучы балалар: “Атынгычлар булсын иде, ком кирәк”, – дип тели. “Гөмбә” астындагы ком урынын эт эчәгесе урап алган.
– Арчада күп фатирлы йортлар янында 12 балалар мәйданчыгы бар, – дип сөйли “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин.
– Ә ничә йорт бар?
–186 йорт. Һәр йорт янында мәйданчык булса, шәп булыр иде! Аның өчен акча да, җир дә кирәк шул.
Кайбер йортлар янында машина куяр өчен урын бар, мәйданчыклар эшләргә җир юк. Кайберләреннән туп-туры машина юлына чыгасың. Кая ул балалар мәйданчыгы?!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенчәлекле программаларының берсе ял итү паркларын эшләүгә юнәлтелгән. Халыкны культуралы ял итәргә өйрәтәбез. Арчада да андый парк эшләнә. Төсле, матур, уңайлы мәйданчыкларда уйнап үскән бала паркларда да ял итә белер иде.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз