Утлар, сулар кичкән

2015 елның 10 июле, җомга
Утлар, сулар кичкән
9 июльдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт ага Сәфәровка 90 яшь тулды. Күз тимәсен, бүген дә, егетләр кебек дисәң, арттырасың диярләр, бик актив, хәрәкәтчән, кызыклы әңгәмәдәш ул.
— Мидхәт абый, шулай сак- лануыгызның сере нәрсәдә? — дип сорыйбыз.
— Мин әле күптән түгел бер китап укып чыктым, анда озак яшәү серләре турында язылган. Нәкъ минем турыда икән, дип укыдым.
— Нәрсә язылган соң анда?
— Иң беренче дөрес тукланырга, дигән. Үзебездә үскән витаминлы ризыклар, күбрәк яшелчә ашарга кушкан. Билгеле инде — ялкау булмаска, күп хәрәкәтләнергә.
Мидхәт абый кышын кызы белән Арчада, сугыш ветераны буларак алган фатирда яши. Язга чыгуга Яңа Кенәргә кайталар. Бакчада эшләргә ярата ул. Бәрәңгеләре шау чәчәктә, яшелчәләрнең дә каралганы күренеп тора. Бакчаның бер почмагында умарталар, бал кортлары безгә игътибар итми генә үз эшләре белән мәшгуль.
— Кортларны үзем карыйм, — ди Мидхәт абый. — Әни дә умартачы иде. Быел бик килмәде аларга, чәчәкләр дә күп үзе. Капка төбе дә шау чәчәктә безнең.
Мидхәт Сәфәров Кызыл Яр авылында туган. Җиденче, сигезенче сыйныфларда Яңа Кенәрдә укый.
— Парта арасыннан сугышка алдылар мине, — дип хатирәләрен яңарта ул. — 17 яшь иде. Аңа кадәр әти киткән иде инде, ул кайта алмады. 43 кенә яшь иде үзенә...
Белоруссия фронтында сугыша, аннан японнарга каршы. Җиде ел ярым хезмәт итеп кайта ул. Казанда педучилище, аннан соң институт тәмамлый. Кызыл Яр, Печмәнтау, Яңа Кенәр мәктәпләрендә укыта, 40 елга якын балаларга тәрбия, белем бирә.
Хатыны Сәгыйдәбану белән (2014 елда вафат булган) ике ул, бер кыз үстерәләр, оныклары, оныкчыклары бар.
Мидхәт абыйны район җитәкчесе Илшат Нуриев юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырды, ил алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International