Якташыбыз Рөстәм Бакировка 80 яшь

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Якташыбыз Рөстәм Бакировка 80 яшь
15 июльдә районыбыз халкына, бигрәк тә укытучыларга яхшы таныш, Урта Курса авылында туган Бакиров Рөстәм Хәбибулла улына 80 яшь тула. Ул мәгърифәтче, язучы Госман Бакировның абыйсы Хәбибулла абыйның улы. Урта Курса һәм Югары Курса авылларында яшәгән Бакировлар гаиләсеннән 30лап укытучы билгеле, алар барысы да белемгә омтылган. Укытучы хезмәте Бакировлар нәселендә буыннан-буынга күчә, гаилә һөнәренә әйләнә, бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларга белем бирүче туганнары бик күп.
Рөстәм Бакиров 1943 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1950 елда Югары Курса җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлап, Сеҗе урта мәктәбенең сигезенче сыйныфына укырга бара. 1953 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1957 елда комсомол юлламасы белән Павлодар өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерү эшендә катнаша. Тырыш хезмәте өчен, ВЛКСМның Казахстан Өлкә комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Ул елларны искә төшереп: “Физика-математика факультетында укып йөргән чак, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашу өчен группалар җыю турында хәбәр ишеттек. Бергә укыган авылдашым Нәкыйп Гайнуллин белән гариза бирдек. Июль башларында авылга чакыру килде һәм без Павлодар өлкәсенең Бишнарат районында чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаштык, нинди эш кушсалар, шуны башкардык,” – дип искә ала Рөстәм абый.
1958 елда институтны тәмамлагач, Арча районы Казанбаш урта мәктәбенә физика һәм электротехника укытучысы итеп билгеләнә. Казанбашта узган яшьлек елларын сагынып Рөстәм абый: “Казанбашта мин фатирда яшәдем. Мәктәптә өч елга якын Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә эшләдек. Кешелекле, ачык, һәр кешенең хәленә кереп сөйләшә, бик әйбәт иде ул. Без аның белән бик дус булдык. Урта Курсага да килеп китә иде, Казанда да очрашып яшәдек.
Ә иң истә калганы, ул вакытта әнисе Рәбига апа да Казанбашта яши иде бит. Озын тәнәфесләрдә, Мөхәммәт: “Әйдә, Рөстәм, безгә, әни алып керергә кушты”, – дип үзләренә дәшә иде. Ә Рәбига апа: “Әйдә, балакаем, синең әти-әниләрең монда түгел,” – дип каршы ала, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый иде. Рәбига апа минем хәтеремдә бик изге күңелле кеше буларак кереп калган.
Казанбашта яшәгәндә минем үз фикерләрем туа башлады, кешеләр тормышын күзәттем. Район газетасына беренче мәкаләләремне җибәрдем, ул вакытта мөхәррир булып эшләгән Шакир Гаффаров та, ә аннан соң Ринат Таҗиев та бу эшемне бик хупладылар. Ринат Таҗиев: “Рөстәм, әйдә яз син, яз, булдырасың”, – дип мактый иде. Иң беренче үземә ошаган хикәям дә Казанбашта язылды. Күрше Солтан бабай турында язып, үзенә укып күрсәткән идем мин аны. “Әй, балакаем, ничек яздың син моны, булдыр- гансың”, – дип мактаган иде. Ни кызганыч, район, республика газеталарында басылган мәкаләләремне, башлап язган хикәяләремне саклап бара белмәгәнмен”, – дип искә ала.
1961 елда Рөстәм Бакиров Югары Курса сигезьеллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп күчерелә. Шушы чорда тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, районның Мактау тактасына кертелә. 25 ел дәвамында укытучы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. Ул елларда ук үзенең эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша, төрле газеталарда 100дән артык мәкаләләре басылып чыга.
1982 елда Бакировлар гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Рөстәм Бакиров “Медфизприбор” фәнни тикшеренү берләшмәсендә инженер-метролог, ә аннан соң бүлек җитәкчесе булып эшләп, 1996 елда лаеклы ялга чыга. Рөстәм абый иҗат эшен көчәйтә, бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. “Уеннан уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби” дип исемләнгән китаплары чыга.
Рөстәм Бакиров ямьле Кесмәс елгасы суында балык тотып, табигатьнең сихри матурлыгын күреп үсә. Ул хикәяләрендә үзе күргәннәрен, мәктәп, авыл тормышы, гаилә, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында бик күп хикәяләр яза.
“Мин бик бәхетле картлык кичерәм. Улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән үз йортыбызда яшибез. Кызыбыз Лилия гаиләсе белән Казанда яши, хәлемне белеп, кайгыртып торалар. Хатыным Фәнзия башта сәүдә системасында эшләде, ә Казанга килгәч хисапчы вазыйфасын башкарды. Безнең арадан иртә китте, бик әйбәт кеше иде. Минем уңышларымда аның тырышлыгы, ярдәме бик зур, сагынып искә алып яшим.
Инде мин төрле авырулар кичердем, күбрәк телефон аша хәбәрләшәбез. Госман абый Бакировның кызы Суфия апа, аңа да 90 яшь тула, Арчада яшәүче бертуган абыем Гыйниятнең кызы Гөлшат Хәнәфиева Урта Курса, Югары Курса авылларындагы, Казандагы туганнарым белән аралашып яшибез”, – дип сөенеп безнең белән дә телефон аша әңгәмә корды Рөстәм абый.
Рөстәм Хәбибулла улына хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелә: хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бик күп хикәяләр авторы, якташыбыз Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, балаларының туганнары һәм дусларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып гомер итүен телибез.
Шәфигулла Гарипов,
“Казан арты”
тарих-этнография
музее директоры урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International