Ирегеннән мәхрүм ителде

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Ирегеннән мәхрүм ителде
2015 елның 7 июлендә Арча районы халык суды Илнар Минһаҗевка авыр җинаять ясаган өчен шартлы рәвештә бирелгән хөкем карарын юкка чыгару турындагы мәсьәләне карады.
Суд залында ачыкланганча, Арча район суды 2014 елның 12 августында Шушмабаш авылында яшәүче 32 яшьлек Илнар Минһаҗевны законсыз рәвештә торакка кереп чит кеше милкен урлаган өчен 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Аңа өстәмә бурычлар да билгеләнгән: җинаять башкару инспекциясе рөхсәтеннән башка даими яшәү урынын үзгәртмәскә һәм даими рәвештә теркәлү өчен инспекциягә килергә.
Инспекциягә исәпкә куйгач Минһаҗев белән профилактик әңгәмә уздырыла. Әмма ул инспекциягә даими рәвештә килми, суд билгеләгән бурычларын үтәми, шулай ук административ хокук бозулар ясый.
Район суды, РФ Җинаять кодексының 74нче маддәсенең 3нче өлеше нигезендә, Минһаҗевка карата булган шартлы хөкем карарын юкка чыгарды һәм аны, суд залында сак астына алып, 2 елга гомуми режимлы колониягә җибәрде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International