Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сездә күпме түлиләр?
2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Сездә күпме түлиләр?
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт йортында Премьер–министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны кимүе турында борчылып сөйләде. Беренче яртыеллыкта сөтлебикәләр 6 мең башка азайган.
— Халыктагы терлекнең баш санын тагын да киметүгә юл куймау өчен быел республика бюджетыннан шактый акча бүлеп бирелә, — диде ул.
Аерым алганда, шәхси хуҗалыклардагы бер сыерга — 3 мең сум, бер ана кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән акча биреләчәк.
Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тана алу өчен бер башка 15 мең сум исәбеннән акча бирелә.
3 һәм аннан күбрәк сыер асраган шәхси хуҗалыкларга кечкенә фермалар төзү өчен 200әр мең сум акча биреләчәк. 1300дән артык кеше гариза язган инде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин әйтүенчә, безнең районда әлеге мөмкинлектән файдалана алырлык (3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы) 59 шәхси хуҗалык исәпләнә.
Шәхси хуҗалыклар сыер асрасын өчен республика җитәкчеләре әнә шулай кайгырта. Монда тагын бер җайга саласы, ныклы контрольгә аласы мөһим мәсьәлә бар. Бу – сөтне сатып алу бәясе. Министр сөйләгәндә экранга әлеге бәяләрне дә чыгардылар. Моңа кадәр иң түбән бәя Арча районында дип сөйләсәләр, бу юлы “Арча” ширкәте (Арча һәм Балтач сөт комбинатлары шуның карамагында) “түргә” менеп утырган — сөтнең литрына 17 сум 3 тиен (НДСтан башка) түлиләр икән! 2014 елга караганда 9 тиенгә арткан да әле.
Әлеге киңәшмәдән соң хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар, сөт тапшыручылар белән сөйләштем. “Сөт өчен ничек әйбәт түлиләр икән бит!” — дим. Алар: “Экранга нәрсә чыгармаслар”, — дип елмаеп кына куйдылар. Безнең сөткә 11–12 сумнан артык түләгәннәре юк, диләр.
Шушы урында туктап, сыер асраучыларга, сөт җыючыларга әйтәсе сүзебез бар: әйдәгез июнь аенда сөт өчен кайда күпме түләгәннәре турында бергәләп мәгълүмат туплап алыйк. Редакциягә 3–11–58 номеры белән шалтыратыгыз яки язып җибәрегез. Әлеге мәсьәләне район җитәкчесе Илшат Нуриев та контрольдә тота.
Арча сөт комбинаты җитәкчелегенең фикере дә халык өчен кызыклы булыр иде, аларга да газета битләрендә урын бирергә әзербез.
Ильяс Сәхәпов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз