Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хат юлларында – тарих
2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Хат юлларында – тарих
Беркөн Яңасаладан Минзилә Галимуллина шалтыратты. “Сугышта хәбәрсез югалган бер туганым турында мәгълүматлар табуда ярдәм итүен сорап Яңа Кенәрдә яшәүче Зөлфәр Баязитовка мөрәҗәгать иткән идем, икенче туганым турында белдем. Бик зур рәхмәт аңа.
1930–1940 елларда әниемнең ике энесе Бакуга эшкә ялланып киткән булган. Шуннан икесе дә сугышка алынган. Берсе хәбәрсез югалган, ә менә Нурислам абый батырларча сугышып, һәлак булган. 1943 елны Кызыл Йолдыз, 1944 елда Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән. Минем кулыма аның бүләкләү кәгазе дә килеп иреште. Без абыем белән бергә сугышкан Советлар Союзы Герое Григорий Гурьянов белән хат алышып тордык. Миндә алар әле дә саклана. Үземнең аякларым авырта, йөри алмыйм. Килсәгез, күрсәтер идем”, – диде ул. Кызыксынып, Яңасалага юл тоттык.
Минзилә апа башта бик теләп үзе, балачагы, язмышы, бүгенге тормышы турында сөйләп китте.
– Әнием Кәчегә кияүгә чыккан. Әтием сугышта һәлак булган. Әнием ике бала – мин, 1940 елны туганмын, һәм миннән 6 яшькә өлкәнрәк бөкре абыем белән урман буйлап туган авылы Каенсарга чыгып киткән. Имеш, урман якын, ач булмабыз, бабайга да ярдәм итәрбез. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, фармацевт булырга укырга керергә имтихан бирдем. Яшәргә акча булсын, дип бала карарга алынырга булдым. Әни моны белде дә, мине кире алып кайтып китте. Казанбашка да укырга җибәрмәде. Ат көтүе көттем, сыер саудым, сарык, дуңгызлар карадым. Аннан Корайван егете Рәхимбайга кияүгә чыгып, Ташкентка киттек. Анда 28 ел яшәдек. Кичке мәктәпне тәмамладым, санэпидемстанциядә эшләдем, белемемне күтәрдем. Бирегә кайтканга да күп еллар үтте инде. Ирем моннан ике ел элек вафат булды. Балаларыбыз да булмады. Абыем да вафат инде. Ялгызым калдым. Гаиләбез тарихын миннән башка барлаучы кеше дә юк. Шуңа сезгә шалтыраттым, – диде ул һәм безгә бүләкләү кәгазен, туганы белән бергә сугышкан Советлар Союзы Герое Григорий Гурьяновтан килгән хатларны күрсәтте.
Минзилә апа ул хатларның эчтәлеген яттан белә. Туганының шундый батыр йөрәкле булуы белән горурлана. Әлеге бүләкләү кәгазенә күз салабыз. Анда кече сержант Нурислам Әхмәтшинның батырлыгын тасвирлаган түбәндәге юллар бар: “Станиславск өлкәсенең Живачи авылы тирәсендә төзәүче Нурислам Әхмәтшин орудиесенә каршы 13 танк килә. Аралар 400–500 метр калгач, ул ут ача һәм берничә танкны юк итә. Ул вакытта немец чигенә, соңрак инде безнекеләргә каршы 50 танк җибәрә. Нурислам Әхмәтшин тагын өч танкны яндыра. Күрсәткән батырлыгы өчен һәлак булганнан соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә”.
– Шушы көнне 22 яшьлек Нурислам абый үзе дә һәлак була, – ди Минзилә Галимуллина. – Килгән хатлардан күренгәнчә, снаряд кыйпылчыгы аның баш миен алып ыргыта. Ул фәкать: “Эх, егетләр”, дип әйтергә генә өлгерә. Аны Украина җирендә, Живачи авылында зурлап салют белән күмәләр. Үз абыем Фәйзрахман шушы авыл балалары, эзтабарлар белән хат алышып торган. Алар һәр бәйрәм саен абыебыз кабере янында салют биреп аны искә алулары, дежур торулары турында язганнар, хәтта фоторәсемнәрен дә җибәргәннәр. Григорий Гурьянов шул сугыштан соң Герой исеме алган. Үземнең Нурислам абыемны да мин геройга тиңлим. Г.Гурьянов та хатында аны шуңа тиңли.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз