Тормыш дәвам итә

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Тормыш дәвам итә
2015 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходының Идел елгасында су төбенә киткәненә 4 ел булды. Һәлакәттә 122 кешенең (28е балалар) гомере өзелде. 79 кешене коткардылар. Коточкыч фаҗигадә Арча районыннан 2 бала батып үлде, 5 бала әти-әнисез дөм ятим калды. Барысы 10 кеше һәлак булды. 6сы исән калды.
Һәлак булганнарның якыннары һәм исән калганнар ел да һәлакәт урынында – мемориал комплексында мәрхүмнәрне искә алалар. Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештыра. Быел Арчадан 9 кеше барды. Сәяхәтне “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова оештырды.
Кама Тамагы районы Сюкеево авылына Казаннан 2 сәгатьлек юл. Ерак сәфәргә Зур Бирәзәдән 75 яшьлек Фәния Шакирҗанова да чыкты.
– Ул урыннарны бер күреп кайтасы килде, – ди.
Өч бертуган алар: Зур Бирәзәдән Фәния, Сания, Айваннан Сәрия. Өчесе дә сәфәр йөреп кайтты. Сания апаның кызы Гүзәлия дә алардан калмады. “Булгария” һәлакәтендә Сания апаның килене Гөлназ белән улы Илнур Мифтаховлар батып үлде.
– Өч ел диңгез флотында хезмәт иткән, милиция- дә эшләгәндә Чечнядан исән-сау әйләнеп кайткан улыбыз Илнурның батып үлүенә ышанасы килми, – ди әнисе Сания апа. – Гәүдәсен ике көннән соң гына яр буеннан табып алдылар. Йөзеп чыкканмы ул анда, әллә дулкын чыгарып ташлаганмы – бер Аллаһы Тәгалә белә. Ике бала ятим калды.
Сания апаның килене Гөлназның да әнисе Рәдифә ханым Балтач төркеме белән килгән иде. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәлак булган 122 кешенең дә исем-фамилиясен атап чыкты. Мифтахов Илнур, Мифтахова Гөлназ дип укыганда артымда тыела алмыйча мышык-мышык елап торган Рәдифә апа: “Болар минекеләр, безнекеләр!” – дип өзгәләнеп кычкырды. Ана өчен баланың япь-яшь килеш гүр иясе булуы бик авыр... Министр Эльмира Зарипова да чыгыш ясаганда бик дулкынланды, баласын, әнисен, әтисен, якын туганын югалту хәсрәте, тумый калган җаннар турында сөйләргә тел әйләнми иде.
Сәфәрдә Айваннан Дания Хәйретдинова улы Айнур белән килене Раиләнең үлеменә, аларның нәни уллары Алмазның дөм ятим калуына үзәкләре өзелеп, эчтән сызып йөрде. Әле күптән түгел (быел) Дания ханым иптәше Хәйдәр белән Укучылар сараена бию түгәрәгенә йөргән Алмазның уңышына сөенеп редакциягә килгән иделәр. Хореографка газета аша рәхмәт әйттеләр.
– 4 яшьтә ятим калган Алмаз әти-әнисен оныткандыр инде? – дим.
– Юк, онытмый, караватка сузылып ята да, аяклары арасына юрганны кыстырып куеп, әти кебек ятам, ди...
Алмазның икенче дәү әнисе Арча станциясендә яшәүче Рәмзия Шәмсетдинова:
– Раилә безнең игезәк сыңары, бик тырыш бала булды, яхшы укыды, – дип сөйли. – Югары белем алды. Район судында эшләде. Отпуск вакытында эштә кызык итеп сөйләрлек бер ял булыр, ичмасам, дип чыгып киттеләр бит... Авырлы иде. Кайтышлый, әни, без юлда, дип шалтыратты. Компот яба идем. Әллә ничә тапкыр телефонга үрелдем, тукта, борчымыйм, дип, кире уйладым, ник шалтыратмадым икән, дим хәзер...
Лидия Петровна Низамиева – улы Рамил, килене Аленаны югалткан ана. Килененең әйбәтлеген сөйләп бетерә алмый.
– Соңгы минутларда нәрсә турында уйладылар икән, – дип елый. – Билгеле инде, балалары турында. Әти-әни өчен иң изге нәрсә бала бит инде. Әле менә дусларын җыеп, искә алу мәҗлесе үткәрдек. Төшкә керде.
...Куйбышев сусаклагычының чиге күренми. Теплоход баткан урында тамга тора. Әллә ни ерак та түгел кебек. Әмма ара шактый: 3 км, ә тирәнлек 20 м. Хәсрәт чоңгылы. Теп- лоходта музыка салонына җыелган сабыйлар бигрәк жәл. Алар моны чираттагы уен итеп кенә кабул иткән булсалар иде...
– Ике якка кулларын җәеп, күзләре ачык яткан балаларны су астыннан алган водолазның чәчләре ап-ак булган, – ди сәфәргә чыккан Гүзәлия (мәрхүм Мифтахов Илнурның апасы). – И-и, җанашым, әнә, ярдәмгә килгән капитан да монда.
Иң беренче булып ярдәмгә килгән “Арабелла” теплоходы капитаны Роман Лизалин да килгән иде. Танып белүчеләр аңа сөеп карады.
...122 исем язылган мемориалга чәчәкләр, уенчык- лар куйдылар. Исемнәрне куллары белән капшап, сыпырып, нидер пышылдадылар. Мәрхүмнәр истәлегенә төзелгән мәчет, чиркәүгә кереп, гыйбадәт кылдылар. Яр буена килеп, дәшми-тынмый, уйланып, озак кына иксез-чиксез сулыкка карап тордылар.
Кайтышлый, яр буена китерелгән “Булгария” өрәген карарга тукталдык. Яшенләп, күкрәп яңгыр коя башлады. Гүя табигать бу мәгънәсез үлем, югалтулар белән килешмичә дулый, елый иде. Әллә йөрәктәге олы хәсрәтне юарга, оныттырырга тырышуы идеме?! Тормыш дәвам итә. Һәлакәттә кызын югалткан Нечаевлар гаиләсе майда бәби алып кайттылар. Тагын бер уллары туды. Һәлакәттә исән калган Айнур институтта укый. Барыбыз да исән–сау булыйк!
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International