Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ипи җаным, син бармыни
2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Ипи җаным, син бармыни
Печмәнтау авылыннан Гафифәбану Шакирҗановага 90 яшь тулды. “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова, район социаль яклау бүлеге белгече Резедә Галиуллина юбилярны котлап, Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләкләр белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килде.
Быел май аенда Печмәнтау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында катнашырга туры килде. Авылда иң өлкән кеше Гафифәбану Шакирҗанова, диделәр анда. Кызганыч, ул тантанага килә алмады. Сөйләгәннәрен тыңлыйсы килгән иде.
Гафифәбану апа улы Галимулла, килене Зәбидә белән яши. Ялгыз булмавы белән бәхетле.
– Бик рәхәттә яши инде, – ди килене Зәбидә. – Мунча кертәбез, өс-башы чиста, тамагы тук.
Галимулла әнисенә бер генә бала.
– Әти 26 яшендә юл һәлакәтендә үлгән, – дип сөйли Галимулла. – Әтнәдә судья булып эшләгән. Әни башка кияүгә чыкмаган.
– Без үзебез 11 бала туганбыз, – дип искә төшерә Гафифәбану апа. – Бер-бер артлы үлеп барганнар. Шуннан әти белән әни корбан чалдырып, Коръән укытканнар. Өчебез исән-сау үскәнбез. Абый Салихҗан Казанда яшәде, олыгаеп үлде. Апа Нурлыбанат 92 яшьтә, исән-сау, Яңа Кырлайда яши.
Сугыш башланганны яхшы хәтерли.
– Ир-атлар атларны эшкә дип абзардан чыгара гына башлаганнар иде, чыгармый торыгыз, сугыш башланган, дип килеп әйттеләр, – дип сөйли Гафифәбану апа. – Иң башта 1920 елгы 12 ир-атны сугышка алдылар. Мин дә озата бардым. Кенәр юлыннан менеп киттеләр. Иң беренче булып авылдашыбыз Габделхакның үле хәбәре килде. Өч улы ятим калды. Зәкия апа Хәйретдинованың дүрт улы Нәҗметдин, Сәләх, Минһаҗетдин, Хәбир әрәм булдылар.
Гафифәбануны бригадирлар курсында укытып кайтаралар. Яшь кызга бригадир булып эшләве бик кыен була. Эшләргә ир-атлар юк. Бар өмет хатын-кызлар белән балаларда.
– Иң кыены кешенең абзарына кереп, карап торган сыерын эшкә җигеп алып чыгу иде, – ди Гафифәбану апа.
Казан пекарнясына утын әзерлиләр. Эшләгән өчен ипи бирәләр. Гафифәбану сөенеп өенә кайтып керә. Әнисе Мәрьямбану апа ипине кадерләп алып, әкрен генә күкрәгенә кыса да: “Ипи җаным, син бармыни соң әле?!” – дип елап җибәрә...
– Утыртырга бәрәңге әзерли идек, – дип сөйли Гафифәбану апа. – Сугыш бетте, дип килеп әйттеләр. Зур казан тутырып бәрәңге пешердек, фермадан сөт алып килеп, бәрәңге боламыгы әзерләдек. Әйдәгез, туйганчы ашагыз, сугыш беткән дия-дия сөенешеп, елашып, бер-беребезне сыйладык.
Гафифәбану апа ире Абдулла белән нибары өч кенә ел яшәп кала. Ялгызы бер ул тәрбияләп үстерә. Хәзер менә дүрт улыбыз бар (улының балалары), дип сөенә. Колхозда эшли, Яңа Кенәрдә фотографиядә, үзләрендә клубта җыештыручы булып хезмәт итә. Улы Галимулла игелекле, тәртипле бала булып чыга. 47 ел тракторда эшли. Хатын-кызның бәхете баласы, гаиләсендә шул.
Гафифәбану апаны олы юбилее белән котлыйбыз!
Румия Саттарова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз