Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
БОРЧЫЛМАГЫЗ, МИН ИСӘН-САУ!
2015 елның 22 июле, чәршәмбе
БОРЧЫЛМАГЫЗ, МИН ИСӘН-САУ!
Омск өлкәсе Светлый поселогында 12 июльдә кичен солдатлар казармасы урта бер җиреннән ишелеп төште. 337 кеше яшәгән дүрт катлы казарма һәлакәтендә 23 хәрби һәлак булды. Араларында яңа гына хәрби ант кабул итүчеләр дә бар. Һава-десантчылар гаскәрләренең хәрби частенда безнең районнан да 4 егет хезмәт итә.
Алар армиягә яңа алынып, хәрби ант кабул итәргә өлгермәгәннәр иде әле. Һөнәр алып, дәүләт имтиханнары тапшырып, дипломнар яклап, күңелле мәшәкатьләр белән йөрделәр. Аннан – армиягә!
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһановтан белештек, бәхеткә, егетләр исән-сау. Солдатларның якыннары белән дә элемтәгә кердек.
Мөрәледән Вилдан Абдуллин белән Рүзәл Җәләлиев икесе бер көнне 4 июльдә армиягә китәләр. Арча егетләре Камил Махиянов белән Ранил Нургалиев 30 июньдә хәрби хезмәткә алыналар. Дүртесе дә Омск өлкәсенә һава-десантчылар гаскәрләренә эләгә.
– Армиягә бары тик ВДВга гына барам, дип кырт кисте улыбыз Камил, – дип сөйли әнисе Раилә Махиянова. – ВДВ булмаса, миңа армия кирәк түгел, диде. Үз теләгенә иреште. Үрнәк агросәнәгать көллиятендә техник-механик белгечлеген алды. Үзе теләгән гаскәрләргә армия хезмәте үтәргә китте. Казарма ишелер алдыннан сөйләшкән генә идек. Ярар, мин йокларга киттем, дип саубуллашты гына, 1 сәгатьтән соң шушы хәл килеп чыкты. Әлеге коточкыч хәбәрне ишетүгә әтисе, кызлар белән тотындык еларга... 1 сәгатьтән соң Камил үзе шалтыратты. Мин исән-сау, бар да әйбәт, дип. Җимерелгән бинадан Камил яшәгән казарма 10 метр ераклыкта була. Безнең улыбыздан бер атна алдан килгәннәр алдагы көнне генә, 11 июльдә, хәрби ант кабул иткәннәр. Тантанага килгән әти-әниләренең кайберләре әле кайтып та китмәгән була. Безнекеләрне башка частька күчергәннәр.
Арча егете Ранил Нургалиевның абыйсы Рамил белән сөйләшәбез.
– Төнге сәгать 11 тулып киткән иде, энекәш “Абый, минем хәлләр әйбәт”, дип шалтыратты. Күрше казармада булган. Армиягә ветеринария институтын тәмамлап китте.
– Улыбыз Вилдан төзелеш институтын тәмамлады, – дип сөйли Мөрәледән Гөлнара Абдуллина. – 10 июльдә диплом алу тантанасы буласы иде, өлгерә алмады, армиягә алдылар. Аллага шөкер, безнекеләр исән-сау, әрәм булган егетләр, аларның әти-әниләре өчен кайгырабыз...
– Вилдан белән безнең Рүзәл дус булдылар, ике көн рәттән озату мәҗлесе оештырдылар, икесе бер көнне армиягә киттеләр, бер частька эләктеләр, – дип сөйли Мөрәледән Рәмзия Җәләлиева. – Ул кичне апайсы Интернетта утыра иде, шушы коточкыч хәбәрне күреп алды, гаиләбез белән бик борчылдык. Озак та үтмәде улыбыз Рүзәл үзе шалтыратты. Борчылмагыз, мин исән-сау, дип. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады. 23 июньдә диплом яклады. 4 июльдә китеп тә барды.
Исән-сау күрешергә язсын!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз