Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
БАЛАЛАР ДА НӘФРӘТЛӘНӘ
2015 елның 22 июле, чәршәмбе
БАЛАЛАР ДА НӘФРӘТЛӘНӘ
“ТРның иҗади яшьләр академиясе” җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән балаларның җәйге лагерьларында “Коррупциягә юк дип әйт!» дигән уен-квест үткәрә. Шундыйларның берсе “Сеҗе” мәктәбендә урнашкан балаларның “Шатлык” лагеренда оештырылды.
Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча Идарәсе Баш киңәшчесе Юрий Корнилов та кайтты. Аларны лагерь җитәкчесе Руслан Галәветдинов каршы алды.
Кунакларны көткәндә балалар белән сөйләштек. Казанның 137 мәктәбеннән Айгөл Сәмигуллина:
– Миңа бик ошый монда, – дип сөйләде. – Коллектив әйбәт, дус, тату. Вожатыйлар безнең белән иптәшләрчә мөнәсәбәттә. Көн дә уен, конкурс- лар.
Казанның 108 мәктәбеннән Айдар Вәлиев:
– Монда барлык кешеләр дә позитив, – ди. – Начар сүзләр әйтмиләр.
Эльвина Насыриева, Алинә Галимуллина, Эльвина Идрисова (өчесе дә Арчаның 1нче мәктәбеннән) лагерьдагы күңеллелекләрне сөйләделәр.
– Мондагы кызыклы чараларны сөйләп бетереп булмый, – диеште алар. – Иртәбез физик күнегүләрдән башлана. Тәмле ашаталар. Бер кызыклы чараны сөйләп үтик әле. Савытка лагерьда ял итүчеләрнең исемнәре язылган кәгазьләр салына. Шулар арасыннан күз йомып берсен сайлап аласың. Кәгазьгә язылган малайга яки кызга көне буе үзенә сиздермичә генә матур сюрпризлар күрсәтә башлыйсың. Я аның мендәр астына конфет куясың, я битеннән пәп итәсең, я матур сүзләр язылган сәлам хаты юллыйсың һ.б. Бу сер кич белән генә билгеле була. Кызыклы уен.
Балалар казанлыларны дәррәү кул чабып каршы алды. “ТРның иҗади яшьләр академиясе” җәмәгать оешмасы (студентлар) балаларга кызыклы уеннар алып кайткан иде. Кунаклар килгәнче үк балалардан коррупциянең нәрсә икәнен сораштык. Аптырап калмадылар, төрлесе төрлечә җавап бирде: коррупция ул начар нәрсә, нинди дә булса күрсәтелгән хезмәт өчен тиешсезгә акча бирү-алу, сиңа яхшылык эшлиләр, шуның өчен син аңа акча бирәсең, юк, мин акча алмас идем…
Балалар командаларга бүленеп, станцияләрне йөреп чыктылар. Дөрес итеп сорауларга җавап бирергә, коррупциягә бәйле вакыйганы яки күренешне сәхнәләштереп күрсәтергә, рәсем ясарга, шигырь, җыр иҗат итәргә кирәк иде. Афәрин, балалар, биремнәрне оста башкарып чыктылар. Рәсемнәрне дә эчтәлек-ле ясадылар, шигырь дә, жыр да чыгардылар, җырладылар да, сәхнә күренешен дә уйнадылар. Иң кызыгы шунда, балалар нәкъ тормыштагыча кылана. Табибларның, юл-транспорт инспекторларының, югары уку йортлары укытучыларының һ.б.ның ришвәт алуларын күрсәттеләр. Шаяру-көлү генә түгел, ришвәтчеләргә карата нәфрәт тә бар иде аларда. Бала нәфрәте... “Сез боларны каян беләсез?” – дип сорагач, “Кинофильмнардан!” – дип җавап бирделәр. Шулай гына булса икән.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз