Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
РАЙОНЫБЫЗДА УЛ БЕРДӘНБЕР
2015 елның 22 июле, чәршәмбе
РАЙОНЫБЫЗДА УЛ БЕРДӘНБЕР
Арча шәһәрендәге өченче урта мәктәп бай тарихлы бинага урнашкан иде. 19нчы гасырда бу урында һөнәри училище булган. Анда атаклы җырчы Федор Шаляпин укыган. Соңрак ул Арчадагы бердәнбер урта мәктәпкә әверелгән.
1930 елда шул мәктәп базасында педагогия техникумы, 1937 елда Арча педагогия училищесы оештырыла. 1985 елда училище яңа бинага күчкәч бирегә 3нче номерлы урта мәктәп күчә. Бу нигездә Социалистик Хезмәт Геройлары Лотфулла Мусин, Илсур Шәйхетдинов, Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка күренекле шәхесләр укып чыккан.
Берничә ел элек шушы бинаның бер өлеше җимерелеп төшкәч, урта мәктәп ябылды, киләчәге томан эчендә калгандай булды. Быел менә биредә өч катлы мәһабәт бина барлыкка килде. “Нинди мәктәп була икән?” — дип кызыксынучылар редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Без бу турыда мәктәп директоры Тимур Илдус улы Сәгъдиев белән сөйләштек.
— Районыбыз җитәкчесе Илшат Нуриев тәкъдиме белән бу уку йорты күп телләр өйрәтә торган, гуманитар юнәлешле сәләтле балалар мәктәбе булачак. Күп телләр дигәндә татар, рус, инглиз, гарәп, төрек, кытай телләрен өйрәтү күздә тотыла, – диде ул.
— Шактый катлаулы бурычлар тора икән алда. Сәләтле балалар киләчәктә күрше районнардан, башка төбәкләрдән дә килергә мөмкин. Бу авыр йөкне күтәреп, чын мәгънәсендә сәләтле балалар укытырлык, тиешле шартлар (матди базасы, җиһазлары, кадрлары) була алырмы?
— Бу мәктәптә балаларны укыту–тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Барлык фәннәрдән дә нигезле белем бирү өчен заманча җиһазландырылган сыйныф–кабинетлар, физик–культура, спорт белән шөгыльләнү өчен зур спортзал, зур спорт һәм уен мәйданчыгы, акт-лар залы, барлык шартлары тудырылган ашханә булачак, тулы көн мәктәбе итеп, укучылар дәресләрдән соң килеп үз сәләтләрен төрле яклап үстерә алу мөмкинлеге тудырыла. Һәм, билгеле, мәктәп конкурс нигезендә югары белемле, үз эшләрен яхшы белүче, заман таләпләренә туры килә торган алдынгы педагогик технологияләрне кулланучы тәрбияче һәм укытучы кадрлар белән тулыландырылачак.
Тагын бик мөһим өлеше: фәнни педагогик һәм методик юнәлештә без Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән тыгыз элемтәдә эшләүне планлаштырабыз. Ул — Мәгариф һәм фән министрлыгының милли кадрлар әзерләү ресурсы, фәнни–педагогик, методик юнәлештә максатчан эш алып баручы уку йорты. Сәләтле укучылар белән тиешле дәрәҗәдә укыту–тәрбия процессын алып баруда бу коллективның системалы ярдәме бик кирәк.
Кыскасы, бу мәктәпнең ныклы, заманча матди–техник базасы, алдынгы педагогик технологияләрне кулланучы коллективы була һәм дәүләт стандарты таләпләре, сәләтле балалар белән эшләү өчен планлаштырган бурычлар тулысынча тормышка ашырылачак.
Балалар бакчасын, башлангыч һәм тугызъеллык мәктәпләрне үз эченә алган бербөтен комплекс була бу. Күп телләр өйрәнү юнәлеше балалар бакчасыннан ук башланачак. Шулай ук тарихи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне өйрәтү, үстерү мәктәпнең сыйныфтан, дәрестән тыш тәрбия системасында тиешле урын алачак.
— Сез тулы көн мәктәбе дигән фикерне әйттегез. Моны ничегрәк күз алдына китерәсез?
— Уку-укыту планнарында каралган дәресләр (расписание буенча) беткәч, гадәттә укучылар өйләренә кайтып китә. Ә менә тулы көн мәктәбендә укучы өенә кайтып (яки тулай торак, интернатта) бераз ял иткәч, яңадан мәктәпкә килә. Мәктәптә һәр укучыга үз сәләте юнәлешендә шөгыльләнерлек шартлар тудырылган булырга тиеш. Моның өчен ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният идарәсе, сәнгать һәм музыка мәктәпләре белән бергәләп эш оештыру кирәк булачак.
Шулай ук мәдәният,сәнгать эшлеклеләре, язучылар, галимнәр, күренекле шәхесләр белән очрашу-аралашу, укучыларның иҗади нәтиҗәләре буенча төрле чаралар (конкурс, ярыш, олимпиада һ.б.) оештыру — мәктәпнең тәрбия планы системасында урын алачак.
— Ә менә алдагы уку елында нинди сыйныфлар укыячак?
— Бу уку елында мәктәптә 1нче, 2нче, Знче, 4нче һәм 5нче сыйныфлар укыячак.
Хәзерге вакытта 5нче сыйныфка укучылар кабул итү бара. Белешмәләрне мәктәпкә килеп алырга мөмкин яки 3-10-05 телефоны белән шалтыратырга була. Балалар бакчасына кабул итү быелга район мәгариф идарәсе урнаштырган чират тәртибендә бара. Ә 2016-17нче уку елына балаларны кабул итү әңгәмә нәтиҗәсеннән чыгып оештырылачак. Әлегә безнең районда балалар бакчасының мәктәпкә тоташып китүе кебек һәм күп телләр өйрәтү юнәлешендә укытуның бөтен бер комплексы булганы юк иде. Бу заман таләп-ләренә туры килә торган, бик мөһим юнәлеш һәм аның киләчәге ышанычлы, өметле, зур.
Мәктәпнең тулы исеме — “Арчаның сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 3нче төп гомумбелем мәктәбе — “Сәләт” белем үзәге.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз