Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәп сәнгать сөючеләрне көтә
2015 елның 24 июле, җомга
Мәктәп сәнгать сөючеләрне көтә
50 еллык тарихы булган Арча балалар сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган, дисәм, ялгышмамдыр. Чөнки анда белем алучылар районара, республика гына түгел, Россиякүләм, хәтта халыкара бәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яулый. Тәмамлап чыкканнар Татарстанның эстрада сәхнәсенә күтәрелә, танылган биючеләр, җырчылар, гармунчылар булып китә. Сәнгать мәктәбе укучылары чыгышыннан башка районда бер генә чара да үтми. “Ар–и–Эль”, “Глянец” бию төркемнәрен, “Энҗеләр”, “Гүзәлкәй” вокаль коллективларын, курайчылар, “Мирас” гармунчылар, баянчылар, “Балкашык” кашыкчылар, гитарачылар ансамбльләрен, тынлы оркестрны, хорны кем генә белми икән. Алар сәнгать мәктәбенең горурлыгы.
– Арча балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү системасындагы заман таләпләренә җавап бирерлек белем бирү учреждениеләренең берсе. Һәр ел аны 100гә якын бала тәмамлый. Бүгенге көндә 877 укучы музыкаль белем ала, – ди җитәкчесе Гөлнара Сабирова. – Район мәктәпләрендә 15 филиалы эшли. Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар алып бара. Балаларга сәнгать өлкәсендә белем алу, иҗади үсеш өчен барлык мөмкинлекләр бар. Быел мәктәбебездә ныклап төзекләндерү эшләре башланды. Ул тагын да зурайтылачак, зур чишенү бүлмәсе, заманча концерт залы булачак. Шулай ук яңа җиһазлар белән тулыландыру, музыкаль инструментлар алу да планлаштырыла. Димәк, сәнгать мәктәбе тагын да матурланачак.
Шул уңайдан районның талантлы һәм сәләтле балаларына игътибары, мәктәп бинасын ныклап төзекләндерүгә ярдәм итүе өчен балалар сәнгать мәктәбе коллективы, ата–аналар һәм укучылар исеменнән район житәкчесе Илшат Нуриевка рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шулай ук биредә бер генә яңалыктан да читтә калмыйлар. 2013 елдан заманча технологияләр кулланып укыталар. Мәктәптә компьютер сыйныфы бар һәм анда музыкаль–теоретик фәннәр буенча дәресләр алып барыла. 2014 елдан фортепиано, кыллы инструментлар (скрипка), халык инструментлары (баян, домбра) буенча сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәр алды гомуми белем бирү программасы нигезендә укый башлаганнар. Ягъни, музыка уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә өстәмә бер ел катлауландырылган программа буенча белем бирелә. Аңа алты яшь тә алты айдан тугыз яшькәчә балалар кабул ителә. Уку вакыты 8(9) ел. Кабул итү сынау- лары – музыкаль сәләт, ритм, музыкаль хәтер. 10 яшьтән 12 яшькәчә булган балаларга да борчылырга кирәкми, алар шушы программа нигезендә 5(6) ел дәвамында халык инструментлары (баян, домбра) буенча белем алачак. Кабул итү сынаулары шулай ук музыкаль сәләт, ритм, музыкаль хәтер.
Ә инде гомуми үсеш программасы нигезендә белем туплар өчен сәнгать мәктәбенә 6 яшь тә 6 айдан 12 яшькә кадәр булган балалар кабул ителә. Моңа музыка (синтезатор, гитара, балалайка, гармун, аккордеон, курай, вокал) – 3-5 ел дәвамында укыйсы (сынаулар – музыкаль сәләт, ритм, музыкаль хәтер), хореография – 5 ел белем аласы (сынаулар – физик мөмкинлекләр, ритм, музыкаль сәләт), театр сәнгате – 3 ел ярым укырга кирәк (сынаулар – китаптан өзекләр уку, җыр, бию) – бүлекләре керә. 10 яшьтән алып балалар 4 ел дәвамында сынлы сәнгать һәм нәфислек бүлегендә агачтан кисеп төрле әйберләр ясарга өйрәнә.
– Быел тагын яңалыклар була. Дөресрәге, әзерлек бүлеге иртә үсеш мәктәбенә әверелде. Яңа фән-логоритмика (баланы ритм һәм музыка аша үстерү) керәчәк. Анда балалар инглиз телен, музыкаль грамотаны, иҗат дәресләрен үзләштерәчәк, биергә өйрәнәчәк. Аңа 5 яшьтән алып 6 яшькәчә балалар кабул ителә. Шулай ук 7 яшьтән балалар өчен сынлы сәнгать һәм инглиз теле бүлеге эшләячәк. Бу да яңалык. Уку вакыты 4 ел. Моннан тыш, теләге булган 10–12 яшьлек балалар 3 ел дәвамында тынлы инструментларда уйнау серләрен дә үзләштерә алачак, – ди Гөлнара Сабирова. – Өлкәннәр өчен дә яңалыгыбыз бар. Быелдан башлап бездә көнчыгыш биюләре мәктәбе эшли башлаячак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз