УЛ ГӨЛЛӘР ЯРАТА

2015 елның 24 июле, җомга
УЛ ГӨЛЛӘР ЯРАТА
Фәймә апа безне йорт уртасында аягүрә басып каршы алды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, “Арча” телерадиокомпаниясе журналистлары килеп кергәч, йорт эче тараеп калган сыман булды. Ә Фәймә апа шулкадәр кеше килүенә, киресенчә, куанды гына.
Гомере буе авырыксынмыйча кеше көйләп яшәгән шул ул. “Авылга эшкә килгән яшь белгечләр, бәрәңге алган чорда колхозга булышырга килгән студентлар Фәймә апада фатирда тора иде. Кырыс, таләпчән булса да, беркайчан бер–берсеннән зарланышканнары булмады”, — ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. Үзендә фатирда торганннарның ничә еллардан соң да онытмыйча, хәлен белеп торулары өчен бик рәхмәтле Фәймә апа. Хәлил исемле агроном егет елга ике тапкыр кайтып китә, ди ул.
Тәрәзә төбен тутырып яраннары чәчәк атып утыра әбекәйнең. “Элек–электән әни шул гөлне үстерә иде, аның яратуы миңа да күчеп калды”, – ди гөлләре белән сөйләшә–сөйләшә. Күңел юанычы шул гөлләре, хат ташучы китергән 4–5 төрле газета һәм күршеләре аның. Газеталарның һәр җөмләсен калдырмый укып барып, яңалыкларны күршесе Венера Камалиева белән дә уртаклаша.
Күрше Камалиевлар гаиләсе Фәймә Хөснетдиновага булышып яши. Терәлеп торган шундый игелекле күршеләрең булу — һәркем өчен бәхет. “Фәймә апа белән без бер урам кызлары, ике генә йорт аша күрше булып үстек, – дип сөйли Венера апа. — Яшь чактан аралашып, ярдәмләшеп яшәгәнгә, әнисе дөньядан киткән вакытта чакырып: “Сеңлем, үзең исән–сау вакытта Фәймә апаңны ташлама”, — дип васыять әйтеп калдырды”. Ташлыйлармы соң?! Язмыш тарафыннан кыерсытылучы авыруларны гына түгел, көченнән калган һәр өлкән кешегә кулыннан килгәнчә булышып тора бит ул.
Ә Фәймә апаның тумыштан аягы зәгыйфь. Шул сәламәт булмавына күрә яшьлегендә сугыш чорында эшләгәннәре дә бәяләнмәгән аның. Бүген ул да тыл ветераны булып йөрер иде, югыйсә. Ә нинди генә авыр эшләр башкармады бит яшь чагында.
— Сугыш чорында колхоз басуында чүп утый идек (әле аягым гарип бит), аннан яследә ашарга пешерүче булдым (анда да граммына кадәр үлчәп биреп, ризыкны үлчәп алдылар, шөкер, намусым чиста булды). Балаларга ипине 50шәр граммлап үлчәп бирә идем. 7 ел авылдан сөт җыйдым. Аны ат белән, ферма сыерларыннан савылган сөтне дә алып, Масрага илтәсе. Авыр бидоннарны моннан әниләр төяшеп җибәрә, Масрага баргач, төрле авыллардан килгән егетләр бушатыша. Ат тарта алмагач, тәртә арасына бергә эшләгән иптәшләрем белән үзебез җигелеп барган чаклар да булды. Безнең газапланганнарны хәзер яшьләр күз алдына да китерә алмый. Аларга теләгем — эштән курыкмасыннар, тырышсыннар. Тырышсалар — үзләре өчен, — дип хатирәләрен искә ала ул. Шул эшләгән хезмәтләре өчен эш көннәре, тумыштан инвалидларга хезмәт көне язылырга тиеш түгел, дип, әнисенә язылып барган, архивтагы хезмәт кенәгәләрендә аның исеме күренми. Аякка операция ясатып булмасмы, бәлки берәр файдасы тияр, дип, сеңлесе белән шактый хастаханә юлларын таптасалар да, хыялы тормышка ашмаган аның, табиблар бу җаваплы эшкә алынмаган. Йөрәген иң әрнеткәне — тумыштан инвалид, гомере буе 3 төркем инвалид булып йөри. Кемнәрнеңдер ваемсызлыгымы, явызлыгымы бу?
Хөснетдиновлар гаиләсендә 8 бала дөньяга килә, ләкин 5се яшьтән, бер яшькә дә җитмичә, вафат булган. Бүген Фәймә апа белән сеңлесе Зөлфия генә исән–сау. Инде үзе дә 80не тутырган Зөлфия апа Магнитогорск каласында яши. Сәламәтлеге яхшы булмаганга еш кайтып йөри алмый. Туганнарны рәхәтләнеп туйганчы сөйләштерергә ярый әле телефоннар бар.
Гомере буе язмышына үпкәләмичә, шөкер кылып яши белгән Фәймә апаның теленнән өлкәнәйгәч тә зарлану сүзе ишетелми. Йорты җылы, газы кергән, пенсиясе җитә, ди. Урта Курсадагы әлеге йортны әбекәйгә 90нчы елларда тузган торак программасы буенча хөкүмәт төзеткән булган.
Быелгы октябрь ае Фәймә апаны гомер елларының 87нче бусагасыннан атлатачак. Насыйп булса, гомеренең тугыз, унынчы дистәләрен дә әнә шулай дөньяга якты уйлар, өмет белән багып, йорт эчендә булса да, үз аягында йөреп каршылар әле, боерса.
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International