Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
АЛАРНЫ ОНЫТМЫЙЛАР
2015 елның 24 июле, җомга
АЛАРНЫ ОНЫТМЫЙЛАР
Әле кайчан гына Гөлира ханым икесен дә чәчәк кебек киендереп очрашуга килә иде. Сөбханалла, үзе чибәр, балалары матур, дип сокланып карый идек без аларга. Мәрхәмәтлек үзәгендә кабат очраштык.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны тәрбиягә алган әти-әниләр, опекуннар, балигъ булмаганнар белән түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, педиатр Алия Камаева катнашты. Миләүшә Ниязовна балаларның җәйге лагерьлары турында сөйләде. “Моның кадәр мәгълүматны каян белер идек әле”, – диеште әти-әниләр. Чыннан да, түгәрәк өстәл артында әти-әниләрне кызыксындырган мәсьәләләр күтәрелде. Табиб Алия Камаева йогышлы эчәк авыруларыннан саклану чаралары турында сөйләде. Социаль педагог Гүзәл Дәүләтбаева рәсемнәр ясатып тынычландырды, эчке халәтне белә алды. Психологлар Йолдыз Хәкимова һәм Миләүшә Шаесламова балигъ булмаганнар белән “Өй. Агач. Кеше.” проекты методикасы буенча эшләде. Әлеге тест аша психолог баланың үсеш дәрәҗәсен, эшчәнлеген, кешеләр белән мөнәсәбәтен, хәтта нинди һөнәргә якынрак булуын ачыклады.
Тынычлану, күңелне бушату бүлмәсендә физик һәм сулыш күнегүләре ясадылар. Барлык катнашучыларга да янгын куркынычсызлыгы буенча буклетлар, педагогик киңәшләр өләшенде.
Язманың башында әйтеп үткән Шәяхмәтовлар үзләренең ике балаларын үстереп, олы юлга чыгаргач, бу ике катлы зур өйдә үзебез генә нишләрбез дип, тәрбиягә бер ул белән кыз алдылар. Инде алар мәктәпнең урта сыйныфларында укый. “Улыбыз Сабада кадетлар мәктәбендә белем ала. Малайлар шук була шул алар, хәрби тәртип аларга файдага гына. Бу аларның киләчәге өчен, – дип сөйли Гөлира ханым. – Бүгенге очрашуга килгәч, райондагы җәйге лагерьлар турында белдем, улыбыз хәзер Сеҗедәге “Шатлык” лагеренда ял итә. Кызыбыз бик әйбәт укый, ике 4лесе генә чыкты”.
Арчада Яковлевлар гаиләсе тәрбиягә алган Карина да сөенә-сөенә төрле уеннарда катнашты. Аның да нәни вакытын хәтерлим әле. Узган ел балаларны тернәкләндерү үзәгендә Каринаның очкынланып торган күзләрен, куанып уеннарда катнашып йөрүен күргәч, сөбханалла, гаилә җылысыннан кыз тәмам үзгәргән, дип уйлап куйган идем. Әнисе Гөлнур ханым Яковлева:
– Әйе, үзгәрде ул, – дип сөйли. – Үткенләнде, шукланды. Бүгенге чараны да бик яратты. Мәрхәмәтлек үзәгенең безне җыеп торуы әйбәт. Бер-беребез белән очрашабыз, аралашабыз, кызыксындырган сорауларга җавап алабыз. Рәхмәт, безне онытмыйлар.
Шурадан күп балалы Һадиевлар гаиләсе дә бар иде. Зөлфия ханымның хәлләрен сорашам.
– Өй дә эш, эш тә өй бит инде безнең, – дип сөйләде Зөлфия ханым. – Күңелле булды. Улым да тагын кайчан киләбез, дип тора. Җыеп торсалар, без бик шат инде. Күпме яңалык ишеттек, мәгълүмат алдык.
...Таныш йөзләр. Алар безнең арабызда. Кеше баласын үз канаты астына алган гаиләләргә нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә, аз булыр сыман.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз