Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
МАРАТ ЛОТФУЛЛИН КЕМ УЛ?
2015 елның 24 июле, җомга
МАРАТ ЛОТФУЛЛИН КЕМ УЛ?
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә игелекле эш башкара. Проектның максаты – геройларны искә алу, алар белән халыкны таныштыру, ватанпәрвәрлек рухында яшьләрне тәрбияләү. Арча станциясендәге яңа 9нчы балалар бакчасында (“Шатлык”) әти-әниләр, балалар белән үткәрелгән истәлекле урам бәйрәме шуның ачык мисалы.
Арча станциясендә мәчеттән өстәрәк Марат Лотфуллин урамы бар. Кем ул Марат Лотфуллин? Ни өчен урамны аның исеме белән атаганнар? Белгәннәр, Әфганстан сугышында һәлак булган егет, диләр. Очрашуга әнисе Илсөя апа да килгән иде. Аз сүзле ана улы турында әллә ни сөйли алмады.
– Бик сагынам, – диде. – Үзем генә яшим. Кызым үз гаиләсе белән көн итә. Улым башкалардан аерылып торган бала булмады, тыйнак, гади иде.
Марат турында күбрәк беләсе килә. Бергә уйнап үскән малайлар, сыйныфташлар, сыйныф җитәкчесе – кемнәр алар? Сыйныф җитәкчесе – абруйлы математика укытучысы Татьяна Александровна Егорова. Яңа гына Сочидан кайтып төшкән иде. Укучысы турында:
– Маратны ничек хәтерләмим инде, билгеле, хәтерлим, – дип сөйләде. – 4кә, 5кә генә укыды. Тыйнак, тырыш, сүз тыңлаучан бала иде. 1985 елда мәктәпне тәмамлады. Үз тырышлыгы белән Казан төзүчеләр институтына укырга керде. Быел менә мәктәпне тәмамлауларына 30 ел була. Юбилей елы. Сыйныфташы Рамил Гыйния- тов белән кара-каршы гына яшәделәр, дус булдылар. Фото, видеоларга төшерүче Ринат Минһаҗев та аның сыйныфташы. “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте ашханәсендә эшләүче Розалия, “Казан аптекасы”нда хезмәт итүче Сәрия, газчы Эдуард Газизов – алар бар да бергә укыды.
Ринат Минһаҗевны да эзләп таптык.
– Марат Тукай урамында яшәде, мин – Азин урамында, – дип сөйләде Ринат. – Уртача гына буйлы малай иде. Йөрешә идек.
– Безнең сыйныф дус, тату булды, – дип сөйләде Розалия Мәгъсумова (Хөрмәтуллина). – Барысы да күз алдында. Марат акыллы малай иде. Гаиләләре дә шундый тыйнак аларның. Армиядә бер ел хезмәт итте дә, юкка да чыкты. Каберенә дә барып йөрдек әле без аның. Бүген без Марат Лотфуллин урамында йорт төзибез. Сыйныфташыбыз Фирдания Каюмова да шушы урамда яши.
– Танклары ватылып, шуны рәтләгән вакытта иптәшләрен дошманнар һөҗүменнән саклаганда һәлак булган, – дип сөйли әнисе Илсөя апа. – Бөтен җире исән-сау иде, чигәдә, азрак муенда иде ярасы. Бала онытылмый икән ул бер дә... Бик сагынам. Акыллы бала булды, әтисе дә шундый иде. Армиягә институтның 1 курсыннан соң китте. Ульяновскидан беренче хаты килде. Сөенеп язган иде. Ярты ел өйрәнүләрдән соң төнлә Әфганстанга алып кереп киткәннәр. Армиядә бер ел дигәндә бетте бала...
“Бердәм Россия” сәяси партия- се җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов Илсөя апаның иңнәренә ак шәл салды. Бакча мөдире Надия Мифтахетдинова анага чәчәкләр бүләк итте. Педагог Гөлнара Гәрәева “Су буеннан әнкәй кайтып килә...” җырын бик матур итеп башкарды. “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова герой турында сөйләде, китапханәче Любовь Капралова балаларны уйнатып та алды. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Надия Равилевна кунакларны балалар бакчасы белән таныштырды, чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар. Исән булса, бу бакчага Маратның оныклары йөргән булыр иде.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз