Инспекторга акча тәкъдим итмә

2015 елның 24 июле, җомга
Инспекторга акча тәкъдим итмә
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2015 елның 20 апрелендә Саба районы кешесе Х. Сәхәпов “Лада Ларгус” машинасында Иске Чүриле авылында тиешсез урында машиналарны узып китә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны юл-патруль хезмәте инспекторы туктата һәм аңа закон нигезендә беркетмә төзи башлый. Х. Сәхәпов инспекторга беркетмә төзетмәс өчен 1 мең сум акча бирмәкче була. Инспектор бу турыда эчке эшләр бүлегенең дежур бүлекчәсенә хәбәр итә.
Әлеге ир-ат үзенең гаебен танымаса да, суд Х. Сәхәповның җинаять эшләгәне расланган дип таба. ЮХИДИ хезмәткәрләренең автомобиль салонына куелган видеорегистратор төшереп алган язма да моны раслый.
Суд 54 яшьлек Х. Сәхәповка дәүләт файдасына 45 мең сум штраф сала.
Моңа охшаш җинаять эшләре өчен, тәкъдим ителгән ришвәт күләменнән 60 тапкыр күбрәк штраф һәм 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Суд карары әлегә көченә кермәде.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International