Зур процентларга кызыкма

2015 елның 24 июле, җомга
Зур процентларга кызыкма
Кредит-кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренең эшчәнлеге белән бәйле җинаять эшләре булып тора.
Бигрәк тә Казан һәм Яр Чалы шәһәрләрендә күзәтелә бу. Гомумән, меңнәрчә кешеләр алдана. Безнең районнан да бар алданучылар. Ышанычлы банклар белән генә эш итәргә кирәк. Акчаны банкка вакытлыча саклауга салып торганда аерата зур процентлар клиентны сагайтырга тиеш. Бушлай сыр капкында гына булганын аңларга күптән вакыт. Кооператив банкротлыкка чыгып, эшчәнлеген туктаткач, кызганыч, күпләр төп башына утырып кала. Гадәттә клиентлар ике арадагы килешүгә бик игътибар итеп бетермиләр. Хәер, күпләр килешүдә язылганнарның нечкәлекләрен аңлап та бетермәскә мөмкин. Күп вакыт бу шулай. Район халкына шуны әйтәсе килә, акчаларыгызны зур процентларга кызыгып, шикле кооперативларга салмагыз.
Булат Билалов,
тикшерүче,
юстиция капитаны
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International