Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
АРЧАДА ЙОРТЛАР КҮП ТӨЗЕЛӘ
2015 елның 24 июле, җомга
АРЧАДА ЙОРТЛАР КҮП ТӨЗЕЛӘ
Районда яшь гаиләләр, социаль ипотека, ятим балалар өчен торак төзү буенча Татарстан Республикасы Президенты программалары уңышлы тормышка ашырыла. Күз алдыбызда Арча яңара.
– Арча төбәкара вәкиллегенә кергән алты район арасында Арча районы йортны иң күп төзүче, – дип сөйли Татарстан Рес- публикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров.
– 2005 елдан социаль ипотека программасы эшли башлагач, 1602 гаилә килешү төзеде, – дип сөйли район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – 68 йорт төзелде, 1058 гаилә фатир алды. “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы нигезендә 52 яшь гаилә фатирлы булды. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. 32 ятим балага фатир бирелде. Быел 33 йорт төзелә, 11е файдалануга тапшырылды инде.
Соңгы 5 елны алсак, районда социаль ипотека программасы буенча күп фатирлы 57 йорт төзелгән, 901 гаилә фатир алган. 21 яшь гаиләгә һәм 20 ятим балага фатир бирелгән.
Элек иске бараклары белән истә калган Арчаның Зәйнуллин урамын танымыйсың хәзер. Бер-бер артлы өр-яңа йортлар тезелеп киткән. Киң урам, асфальт, балалар мәйданчыклары. Зәйнуллин урамының 13а йортында без. 12 фатирлы өч катлы йортның яртысын ятим балаларга биргәннәр, яртысын социаль ипотека буенча тапшырганнар.
– Безнең урамда, үзегез күрәсез, яңа йортлар күп, – дип сөйли шушы йортта яшәүче Рәмзия Гарифуллина. – Иң күп балалы йорт безнеке. Барысы 13 бала, Алла боерса, туасылар белән 15 буласы. Безнең урамда күңелле.
Йортның баскычыннан күтәрелүгә бала коляскаларының, велосипедларның күплегенә игътибар иткән идем. Декрет ялында утыручылар да байтак. Рәмзия белән Рәдиф Гарифуллиннар ике бүлмәле фатирны социаль ипотекага алганнар.
– Чиратта озак тормадык, – дип сөйли Рәмзия ханым. – Фатир ачкычын 2012 елның 29 июнендә тантаналы шартларда тапшырдылар. Күңелле булды.
Кухнялары иркен. Хәтта ике тәрәзәле. Шундый ук ике бүлмәле фатирда Лилия белән Рамил Сәләхиевлар яши.
– Үзем Арча педагогика көллиятендә укытам, – дип сөйли Лилия ханым. – Бюджет системасында эшләгәнлектән, социаль ипотекага фатир алдык. Бүлмәләр иркен, якты, без канәгать.
Әлеге йортка килеп керүгә иң башта Илсөяр белән Рифкать Хәмидуллиннарның ишеген шакыган идек. Өйдәләр иде.
– Әти дә, әни дә исән түгелләр, – дип сөйләде Илсөяр. – Абый белән икебезне Шушмабашта әби (Габидә Гарифуллина) тәрбияләде. Ятимнәр буларак, икебезгә дә шушы йорттан берәр бүлмәле фатир бирделәр. Кияүгә чыктым. Улыбыз Ринат 2011 елның 25 ноябрендә туды. Туып берничә генә көн үтте, фатир бирәчәкләре турында сөенечле хәбәр алдык. Менә бүген өченчесен көтәбез. Торак белән тәэмин итү программалары бетмәсен генә инде. Без дә шул теләктә.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз