Яңалыклар

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
25 июльдә Яңа Кенәрнең Ленин исемендәге паркында “Кенәр кичләре” узды. Бәйрәм чарасының нәкъ менә шушы урында уздырылуы очраклы түгел. Бердән, бу парк кенәрлеләрнең яратып ял итә торган урыны булса, икенчедән, илебездә игълан ителгән Парк һәм скверлар елында паркта ничек бәйрәм итми түзәсең инде?!
Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына җанга ял бирерлек концерт әзерләп кенә калмыйча, балалардан алып өлкәннәргә кадәр күңелләрен күрергә тырышкан, алар өчен махсус уеннар, биюләр әзерләгәннәр.
Әлеге чараны июль ахырында уздыру инде өченче ел рәттән башкарыла. Ниятләре – мәдәниятнең, гореф–гадәтләрнең яшь буын күңелендә сакланып калуына булышу, оныттырмау.
Бәйрәмне оештыручылар өчен иң зур шатлык – тырышлыгыңның бушка узмыйча халыкка ошавы һәм хезмәтеңнең бәяләнеп, тамашачыдан рәхмәт сүзләре ишетү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International