НУРСӨЯ ХАНЫМ, ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН!

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
НУРСӨЯ ХАНЫМ, ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН!
Район социаль яклау бүлегеннән күңелле хәбәр керде: “Мәрхәмәтлек” үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңеп чыкты.
Мондый бәйге республикада 5нче тапкыр үткәрелә.
– Конкурста беренче тапкыр катнаштым, – дип сөйли Нурсөя ханым. – Башкарылган эшләр турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килде. Альбом, ви- деороликлар эшләдем.
Әйе, эшләгәнне күрсәтә дә белергә кирәк шул. Хезмәтләре җиңел түгел. Имин булмаган гаиләләр, аз керемлеләр, күп балалылар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр – йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган көндәлек эш бу. Мондый хезмәтне яратып буламы икән?! Шушы ук сорауны Нурсөя ханымның үзенә дә бирдек.
– Имин булмаган гаиләләрне күреп, йөрәк әрни, балаларны кызганам – моны яратып буламы? – дип сорауга сорау белән җавап бирде ул. – Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп куансаң гына инде. Күп балалы, имин булмаган, аз керемле гаиләләр – алар барысы да исәптә. Үзләре белән даими эш алып барабыз, рейдларга чыгабыз.
Нурсөя ханым сөйләшер, аралашыр өчен бик җайлы кеше. “Мәрхәмәтлек” үзәгендә нәкъ менә шундый кешеләр эшләргә тиеш тә. Эш буенча берәр төрле мәгълүмат сорасаң, бервакытта да авырсынмас, тулы итеп җавабын бирер. Әлки районы Базарлы Матак авылыннан. Яр Чаллыда педагогия институтын тәмамлый. Югары белемле педагог. Иптәше Венер белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.
Нурсөя ханым, сез иге- лекле эш башкарасыз, алга таба да гаиләгездә һәм эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Конкурста җиңеп, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 1 дәрәҗәдәге Диплом алуыгыз белән котлыйбыз!
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International