Шахмат бәйгесе

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Шахмат бәйгесе
Халыкара Шахмат көне уңаеннан районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат ярышы уздырылды.
Ярыш алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев чыгыш ясады.
Ярышта район шахматчыларыннан тыш, Казан, Мари Иле, Әтнә, Балтач, Биектау Һәм Кукмара районнарыннан да төрле яшьтәге балалар, ирләр һәм хатын-кызлар катнашты. Иң яшь уенчыга 8 яшь, иң өлкәненә 79 яшь иде.
1 урынны Кукмарадан Айнур Җиһаншин, 2 урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов, 3 урынны Биектаудан Һарун Нуриев, 4 урынны Арчадан Ленар Вахитов, 5 урынны Казаннан Илгиз Баһаветдинов, 6 урынны Арчадан Марсель Хәлилов алды.
Соңыннан җиңүчеләргә район мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм нотариус Данил Рәхимов әзерләгән призлар тапшырылды. Хатын-кыз уенчылар да, уенның иң яшь һәм иң өлкән уенчысы да бүләкләр алды.
Әмир Шәяхмәтов,
ярышның баш хөкемдары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International