Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ТИМЕРХАН БОРҺАНОВНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
2015 елның 29 июле, чәршәмбе
ТИМЕРХАН БОРҺАНОВНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә Арчаның Борһанов урамында истәлекле бәйрәм үткәрде.
Бәйрәмгә Арча районында 15 ел район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Тимерхан Борһановның тормыш иптәше Асия ханым һәм улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов кайтты. Хәтер бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Исән булса, Тимерхан Борһановка 11 июльдә 90 яшь тулган булыр иде.
Бәйрәмдә халык күп иде. Ак яулыкларын бөркәнгән апа-әбиләр дә, чәчләренә ак бәс кунган агалар да чордашларын искә алырга җыелды. Сөбханалла, гади хезмәт юлы үткән Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовлар парлап килгәннәр, заманында Асия ханым (шәфкать туташы) белән эшләгән табиблар Венера Һадиевна, Рәисә Гыйләҗиевна да биредә иде. Бар да таныш йөзләр...
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Тимерхан Борһанов турындагы китаплар белән күргәзмә әзерләгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр сәяхәтне шушыннан башладылар. Аннан соң алар балаларның сәламләве белән аллы-гөлле чәчәкле мәйданга үттеләр. Түгәрәкләнеп утырып, эчтәлекле сәхнә күренешләре, концерт карадылар. Мәктәп укучылары Тимерхан Борһановның бала вакытларын, яшьлек елларын уйнап күрсәттеләр. Эх, ул чабаталы бала вакытлар. 11 яшьтән ятим калулар, үги әни белән яшәүләр, кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укулар, ат җигеп, инештән су, урманнан утын ташулар, хисапчылар курсларын тәмамлап, 16 яшьтән колхозда баш хисапчы булып эшләүләр, өздереп гармун уйнарга өйрәнүләр, спектакль-концертларда катнашулар – болар бар да яшьлек елларындагы кичереш- ләр.
Тимерхан Борһанов сугышта катнаша, аннан исән-сау кайтып, ТАССРның Югары Советы депутаты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, җаваплы эшләр башкара. 1963–1978 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе булып
эшли.
Хәтер бәйрәмендә Тимерхан Борһановны җитәкче һәм кеше буларак яхшы белгән Надежда Калуева, Илдус Сәгъдиев истәлекләре белән уртаклашты.
– Минем хәтеремдә ул киң күңелле, югары культуралы, тирән белемле кеше булып саклана, – дип сөйли ике ел район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Надежда Калуева.
– Тимерхан Борһановичның тышкы кыяфәте, төс-битендә ниндидер кешеләрне үзенә тарта торган ягымлылык, эчке җылылык, чын күңелдән сөйләштерә торган сыйфаты бар иде, – дип искә ала Илдус Сәгъдиев.
Илшат Нуриев районның хәзерге уңышлары белән таныштырды, Асия ханымга чәчәкләр бүләк итте. Рафис Борһанов Арчаның көннән көн матурлана баруы, үзгәрешләр турында сөйләде. “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте яшьләре үзләренең эшләре, районда барган матур күренешләрне тасвирлап күрсәтте. Җыр- биюләр белән бик матур үтте бәйрәм.
Соңыннан урам бәйрәмендә катнашучылар белән сөйләштем.
– Без Тимерхан Борһановлар белән гаилә дуслары идек, әле дә аралашып торабыз, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты ветеран табибә Венера Әхмәрова. – Тимерхан Борһанович хөкүмәт кешесе булды. Гаиләдә таякның авыр башы Асиягә төште. Асия бик булган хатын. Аларның гаиләсендә балаларга эш бүленгән иде. Хафиз, Әнисә, Рафис һәркайсы үз эшен башкарды. Рафиска көндәлек матбугатны күзәтеп барырга кушылган иде, әтисе эштән кайткач, әтисен кызыксындырган темалар турында сөйләшер, хәтта бәхәсләшерләр дә иде. Тимерхан Борһанович эшләгән елларда төзелешләр бик күп булды. Үзем медицина өлкәсендә эшләгәч, яхшы хәтерлим, хастаханәне киңәйттеләр, иске полик- линика урынына санэпидемстанция, авылларда участок хастаханәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары төзеделәр. Болар бар да халык өчен бит!
– Минем әти Салих бик рәхмәтле иде аңа, – дип сөйли Арчада яшәүче Римма Сабирова. – Әтие- без сугыш елларында кышын трактор ремонтлаганда карда ятып үпкәсенә салкын тидереп, гарип калган кеше. Бик оста гармун уйный иде. Үзе бик оста итеп гармуннар да ясады. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга бик яратты. Мәскәүгә фестивальгә кадәр барды. Тимерхан Борһанович, әтиебезне күреп алып, өйгә кадәр килде. Аның хезмәтен, сәләтен бәяләде. Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә кадәр бирдерде. Шул вакыт гади хезмәт кешесе әтиебезнең бик күңеле булган иде. Хәзер мәрхүм инде. Гаиләбез белән без аңа рәхмәтле.
Асия апаның да хәлләрен белештек.
– Бәйрәм миңа бик ошады, ничек оештырганнар аны?! – диде ул тәэсирләнеп. – Рәхмәт оештыручыларга. Улым Рафис та бик канәгать, “Афәрин!” диде. Бөтен республикага бер кеше ул безнең Тимерхан! Халык өчен эшләде.
Румия Надршина
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз