ҮЗЕБЕЗНЕҢ МОРОЗОВЛАР, ЗАРИПОВЛАР КИРӘК

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
ҮЗЕБЕЗНЕҢ МОРОЗОВЛАР, ЗАРИПОВЛАР КИРӘК
Якындагы ун елда Казанның “Ак Барс” хоккей командасында үзебезнең уенчылар гына уйнарга тиеш!
— Республика җитәкчелеге тарафыннан безнең алга шундый бурыч куелды, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев быел Арчаның 5нче гимназиясенә беренче сыйныфка керәчәк балаларның әти-әниләре белән очрашуда. — Без дә быел шушы юнәлештә эш башлап җибәрәбез, гимназия базасында хоккей сыйныфлары ачыла. Балаларны өйрәтер өчен ике тренер алдык.
Балалар — безнең киләчәгебез. Без алар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакбыз. Алар төпле белем алып, сәламәт булып үсәргә тиеш. Билгеле, бөтен кеше дә “Ак Барс” командасында уйный да алмас, әмма спорт белән шөгыльләнгән бала начар юлга басмас. Шулай да, без киләчәктә Арча районыннан да танылган спортчылар чыгар дип өметләнәбез.
Гимназия директоры Фатих Хәкимуллин, аның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре хоккей сыйныфларын оештыру тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, күп санлы сорауларга җавап бирделәр.
— Без быел гимназиягә беренче сыйныфка дүрт сыйныф кабул итәбез, — диде директор Фатих Хәкимуллин. — Шуның икесе хоккей сыйныфлары булачак. 34 баланың әти-әниләре теләк белдерде инде. Күбесе үзебезнең микрорайоннан. Теләүчеләр авыллардан да булырга мөмкин.
Әлеге сыйныфларга кабул ителгән балалар дәүләт стандартлары буенча уку программасын үтиләр. Алар буш вакытларында атнаның биш көнендә Боз сарае- на барып хоккей белән шөгыльләнәләр. Казан шәһәреннән кайткан тәҗрибәле тренерлар өйрәтәчәк. Гимназиядә физкультура дәресләрен хоккей серләрен белгән тренер укыта. Иң беренче таләп — баланың сәламәт икәнлеге турында белешмә булырга тиеш. Аларның үз табиблары булачак, ул атна саен сәламәтлекләрендәге үзгәрешләрне күзәтеп торачак.
Хоккей күп көч сорый торган спорт төре. Шуңа әлеге балаларны көнгә ике тапкыр ашату күздә тотыла. Беренчесе барлык балалар белән бергә, икенчесе — хоккей уйнап кайткач. Соңгысы — район бюджеты исәбенә.
Хоккей белән 1-4 сыйныфлар шөгыльләнә. Сәләтле балалар аннан соң да югалып калмая- чак, аларны күзәтеп торалар, “Ак Барс” командасының балалар, яшьләр командаларына юллар ачык. Биектауда хоккей сыйныфлары берничә ел эшли икән инде, өметлеләрне чүпләп кенә торалар, ди.
Кызлар турында да сүз булды.
— Теләге булганнар малайлар белән бергә уй- наячак, — диде Фатих Хәкимуллин. — Бернинди киртә юк, бары тик сәламәтлеге генә таләпләргә җавап бирерлек булсын.
Шушы уңайдан дөнья чемпионатында бронза медаль алган Саба районы кызларын да искә алдылар. Безгә димәк, Морозовалар, Зариповалар да кирәк.
Ильяс Сәхәпов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International