Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
УТ ЖӘЛЛӘП ТОРМАС
2015 елның 31 июле, җомга
УТ ЖӘЛЛӘП ТОРМАС
Беркөн авылга кайтып барганда, юл кырыендагы каен полосасының яртысы юклыгына исем китте. Ничек шул арада кисеп өлгергәннәр, кичә генә бар иде бит, дип аптырадым. Баксаң, Арча урман хуҗалыгы юл буйларындагы корыган агачларны шулай кисеп, янгын чыгу куркынычын кисәтә икән.
Бу хакта “Арчалес” дәүләт бюджет учреждениесенең урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Әнәс Закиров белән сөйләшкәч белдек. “Урман кырыйларында, юл читендәге агачларны кисү эше бара. Барлыгы 50 чакрым корыган агачлар киселде инде. Шушы көннәрдә генә Арча–Балтач юлы янындагы 19 чакрымдагы шундый агачлар юкка чыгарылды”, — дип аңлатты ул.
Һава температурасы 25 градустан арттымы, кызулык түзеп булмаслыкка әйләнә. Мондый көннәр атна–ун көннән дә артыкка китсә, күзгә күренеп җир, үләннәр корый башлый, янгын чыгу куркынычы да арта. Урман хуҗалыгында эшләүчеләр дә катгый режимлы эш вакытына күчә андый көннәрдә.
— Әлегә көннәр кызу тормаганга, урманга керү тыелмаган, — ди Әнәс Закиров. — Җиләккә, гөмбәгә йөрүчеләргә ирек. Ә бәйрәм итәргә, шашлыклар пешерергә теләүчеләр өчен урман кырыйларында махсус беседкалар ясалган. Анда учак ягу, чәй кайнату өчен урын бар. Ләкин бик эссе һава торышында андый урыннарда да учак ягу тыела. Урманнарда яздан янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрелә башлый. Арча районында урман кырыйларына 80 чак- рымнан артык җиргә минерализацияләгән полоса (сукалау) ясадык. Җәй, чирәм үскәч, тагын бер йөреп чыктык. Урманнарда янгыннарны кисәтү, профилактик чаралар үткәрү, янгыннарны сүндерү өлкәсендә үзара ярдәмләшү турындагы килешү нигезендә, агымдагы елның 15 апреленнән 31 октябренә кадәр “Арча урман хуҗалыгы” һәм “Арчалес” оешмалары эчке эшләр органы хезмәткәрләре белән берлектә урманнарга, урман фондына кермәгән агачлыкларга патруль белән чыгу оештырыла. Ә кызу көннәрдә тәүлек буе дежур тору каралган. Җитәкче әйтүенчә, соңгы елларда Арча урман хуҗалыгы территориясендәге урманнарда янгын чыгу очраклары күзәтелмәгән. Шөкер, диясе генә кала. Ә янгын очраклары була калса, хуҗалыкның янгын сүндерүгә көйләнгән “ЗИЛ–131” һәм 12 тонна су сыйдырышлы “КамАЗ” машиналары һәрвакыт әзер. “КамАЗ” хәтта район янгын сүндерүчеләренә дә ярдәмгә килә, тирә–якта янгын чыккан чакларда ул да булыша.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә, янгын чыгу куркынычы булган чорда урманнарда түбәндәге кагыйдәләрне үтәү шарт:
Ылыслы, яшь агачлар янында, ягъни посадкаларда, киселгәннән калган калдыклар һәм чүп–чардан арындырылмаган участокларда учак якмаска; урманда янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре ташламаска; урман–болыннарда һәм кырларда коры үләнне яндырмаска; авыл хуҗалыгы җирләрендә камылларга һәм саламнарга ут төртмәскә; агач әзерләгәндә калдыкларны һәм чүпне яндырмаска; урманнарны көнкүреш калдыклары белән чүпләмәскә; урманнарга чүп һәм төзелеш калдыкларын түкмәскә.
Урманда янгыннарны кисәтү буенча төп акт — РФ урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре. Әлеге кагыйдәләрне бозучылар РФ кануннары нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Гражданнарга 1,5 меңнән алып 2,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән алып 100 мең сумга кадәр административ штраф салына.
— Урманнарны саклау бары тик үзебездән, халыктан тора. Кагыйдәләрне үтәп, ваемсызланмыйча, саклык чараларын күрсәк, һәрберебез тыныч күңел белән яшәр иде, — ди Әнәс Закиров.
Розалия Сафина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз