ЧЫНБАРЛЫКТАГЫ ӘКИЯТ

2015 елның 31 июле, җомга
ЧЫНБАРЛЫКТАГЫ ӘКИЯТ
Агачны ат итә торган кеше, дип аның кебекләргә әйтәләрдер. Чөнки 5 гектар җиргә җиләк утырту Дамир Хәлиуллин кебек “ат йөрәкле” кешеләрнең генә хәленнән килә. Табышның күп чыгымнарны корбан итү бәрабәренә шактый вакыттан соң гына синең файдаңа эшли башлавын тирәнтен уйласаң...
Соңгы елларда Яшел Үзәндәге җиләк үстерүче фермер Илдар Ситдыйков турында күп сөйлиләр, күп язалар. Телевизордан күргәндә шундый җайлы сыман. Үзләре дә җиңел эш сыман итеп сөйли бит: үстерәләр, уңышын басуда ук чират торып алучы сәүдәгәрләргә саталар, аннан көзгә эшкәртәләр. Тартмаларга тутырылган эре җиләкләрне күргәч, үзеннән–үзе кызыгып куясың. Түбән Атыда яшәүче Хәлиуллиннарны да кызыктырган, күрәсең. Газетадан җиләкчеләр турында язган язманы укыганнан соң, элемтәгә чыгып, үз күзләре белән күреп кайту максатыннан “Җиләкле үзән”гә юл тота алар узган ел җәй. Ә быел инде үзләренең җиләкләрен җыялар.
Дамир Хәлиуллинның бу эшкә йөрәксенеп тотынуы хакында әйтеп тору кирәкмидер дә. Ул тотынган эшнең яхшы нәтиҗә бирәсенә шик юк. Әнә, кыяр теплицалары ничек гөрләп эшли бит.
Фәридә һәм Дамир Хәлиуллиннарның җиләк басуларын күреп кайту нияте белән шунда юл тоттык. Кыяр теплицаларын үтеп иркен басуга килеп чыктык. Ак пленка белән капланган рәт араларында кешеләр йөри: без туктаган басуда инде җиләкне җыйганнар, пленканы тишеп утыртылган җиләк араларындагы чүпләрне утыйлар, арырак басуда тагын җиләк җыярга керешкәннәр. Чүбен утаучылар аерым, җыючылар аерым икән. Нигездә, үзбәкләр (биредә кыярны да үзбәкләр үстерә), берничә кеше авылныкылар. Хуҗалар Казанга эш белән киткәнгә, эшчеләргә өлкән кызлары Гөлшат күз–колак булып тора. “Әни булмаганда, без, кызлар, чиратлашып киләбез монда”, — ди ул. Җыелган җиләкне үлчәү, барлау, сатып алучыларга сату да аның өстендә. Җиләкне үлчәп ящикларга тутырып, машинага төйиләр. Бу машина тулгач, кичке якка тагын алучылар киләсе икән. Димәк, караңгы төшкәнче эшләргә.
— Җиләк тә кыяр кебек, вакытында җыя бармасаң, уңышны югалтырга мөмкин, — ди Гөлшат. — Басуга килеп алучылардан тыш, без Арчада, күрше–тирә районнарда да сату оештырабыз.
Яныбызга Сәрия Якубова килеп бас-ты. Алар ире Рәхим белән биредә бригадир сыман, җаваплы кешеләр: ире кыяр теплицаларында, Сәрия ханым җиләк өчен.
— Без монда дүртенче елыбызны килдек. Бер айдан өйгә кайтып китеп, декабрьдә тагын киләчәкбез. Ошамаса, канәгать булмасак, килмәс идек, әлбәттә. Балаларыбызны да алып килдек бит, алар да эшли. Хезмәт хакы Үзбәкстандагыдан күпкә югары, – ди ул.
Ерак та түгел су тулы зур чан тора. Аңа суны елгадан кудыралар, ә җиләкләргә көнгә ике тапкыр (көн салкынча булганда бер генә тапкыр) тамчылап су сибәләр. Су торбалары бая күргән ак пленкалар астыннан үтә икән. Рәт араларына пычкы чүбе таратылган. Монысы чүп үләне басып китмәсен өчен файдалы.
Дамир Хәлиуллин 6 ел элек кыяр үстерә башлый. Бүген аның әллә ничә кыяр теплицасыннан тыш 5 гектар җиренә ике төрле сортлы ремонтант (җәйдән көзгә кадәр уңыш бирүче) бакча җиләге, тагын 5 гектар җиргә, шулай ук ремонтант кура җиләге (анысының уңышы киләсе елга сөендерер инде), 1 гектар җиргә алмагачлар утыртылган. Бакча җиләгенең үсентеләрен Италиядән үк кайтарту, җиләк утырта торган махсус техникалар яллау, җиләк үсентесен тукландыргычларны чит илдән кайтарту күп чыгымнарга этәрсә дә, ай ярым эчендә җиләкнең уңышын җыя башлау Дамир абыйның күңелен үсендерә. Июньнең 10ннарында та- мырланган чыбыкча гына утыртып, 5–6 көннән яфрак чыгарган, инде бер атна элек тәүге уңышын биргән хәзинәгә ничек күңел үсмәсен?!
Монысы бер куандырса, дәүләтнең фермерларга йөз белән борылуы эшмәкәр өчен икенче куаныч.
— Теплица төзелешенә, тамчылап су сиптерү җайланмасы өчен берникадәр субсидия булачак, документларны җыеп тапшырдык инде. Айга ике тапкыр безнең кебек эшмәкәрләрне Казанга җыелышларга җыюлары да файдалы, аннан күп яңалыклар белеп кайтабыз. Күптән түгел техника сатып алу өчен 9 миллион сумлык грант оттык, аның 30 процентын дәүләт күтәрәчәк. Ул суммага кыяр җыя торган комбайн һәм пленка җәя торган җайланма сатып алырга ниятлибез, – ди ул. Шулкадәр хезмәтне оештыру, башкару өчен киткән энергиясен ул үзе генә беләдер. Хыялларын тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә Хәлиуллиннарга сәламәтлеген, көч–куәтен жәлләмәсен иде. Ә хыяллары, өметләре зур әле Дамир абыйның. Киләчәктә ул үзе утырткан алмагачлары хозурында гүзәл беседкада пар канаты Фәридә ханым белән хезмәтләренең тәмен, серен оныкларына җиткереп утырырга хыяллана. Әби–бабайдан оныкларга алмалы, җиләкле бакча мирас булып калыр. Чынбарлыктагы әкият дөньясы...
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International