Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯКТЫ КЕШЕЛӘР
2015 елның 31 июле, җомга
ЯКТЫ КЕШЕЛӘР
Мәмсәдән Гыйлембану Хөсәеновага 90 яшь. Район социаль яклау бүлеге белгече Резеда Галиуллина, юбилярны котлап, Россия Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да бүләкләр белән килгән иде.
Кояш чыккандай якты, зур залга үттек. Ак яулыкларын бөркәнгән Гыйлембану апа безне көтеп кәнәфидә утырып тора иде.
– Районнан киләсен ишеткәч, төннәрен йокым качты, күңелем белән бөтен басуларны йөреп чык-тым, – дип каршылады ул безне.
Басуда үткән тормыш. Кулда урак, чалгы... Тракторга да утырасы булган. Бүре куркыткан, механизатор булмый калган. Яңа Кенәрдә механизаторлык- ка укыганнар. Бер атна укыгач, өйләренә кайтканда Яңа Ашыт урман кырыенда каршыларына бүре чыккан, болар куркудан агач башына үрмәләгән. Шуннан бүре карап торган торган да Шекә елгасына төшеп киткән. Шул куркудан алар башка укырга бармаган.
– Үзем Мирҗәмнән, – дип сөйли Гыйлембану апа. – Әни Сәгыйдәбануны авылда абыстай итеп йөрттеләр. И-и, сугыш вакытында нинди эш бар – без шунда булдык инде. Бар ир-ат сугышка китте. Тегермәндә эшләргә Мәмсәдән бер ир-атны китерделәр. Аягы гарип иде. Таякка таянып йөрде. Менә шул егет белән бергә булып куйдык без.
– Гадәттә кызлар матурны сайлый, ничек гарип кешегә кияүгә чыктыгыз? – дип сорыйм сак кына.
– Габделфәрт бик булган кеше иде. Кулыннан теләсә нинди эш килде. Эшләмәгән эше юк иде. Тәртипле кеше булды. Аягы капчык ташыганда таеп китеп егылудан гарипләнеп калган. 9 бала таптым. Икесе кечкенә вакытта ук үлде. 7се исән-сау.
– Әнкәй безнең бәхетле кеше, – ди бергә гомер иткән килене Суфия. – Аллага шөкер, балалары исән-сау. Мондый аналар бик сирәк.
7 баланы барлап чыктык. Олысы Нәкыйпкә 66 яшь. Нәкыя, Гаптерәкыйп, Шәфыйкъ, Нәфыйкъ, Мөршидә, Мөнирә. Иң кечесенә – 49 яшь.
– Соңгысын 41 яшьтә тапканмын, – ди юбиляр.
– Урасыңмы, сугасыңмы – басуда эшләдем. Өй тулы бала-чага. Әтиләре гомер буе тегермәндә эшләде. 1990 елда үлде.
– Әни апайны 16 яшьтә үк кияүгә биргән, – дип елмая кызы Мөршидә.
– Әйе шул, – дип куәтләп алды Гыйлембану апа. – 28 яшьлек “карт бүре” урлады. Нәкыя кызым япь-яшь килеш фермада эшләде. Шәһәргә китәсе килде. Читтән кайткан егет күзләп йөргән. Берничә тапкыр сорарга килделәр. Без яшь дип, бирмибез. Кичен эштән кайтканда урладылар. Үкенмәде, әйбәт яшәделәр.
Гыйлембану апа улы Шәфыйкъ, килене Суфия белән гомер итә. Кызы Мөршидә авылда гаиләсе белән яши.
– 23 яшьтә килен булып төштем, – дип сөйли Суфия. – Сәламәтлегем йомшаграк булса да, бер авыр сүз ишетмәдем, кырын карау тоймадым. Әйбәт гаиләдә гомер иттем. Бергә-бергә 35 ел үтеп киткән. Бу гаиләгә рәхмәттән башка сүз юк. Исән генә була күрсеннәр.
Шәфыйкъ гомер буе тракторда эшли. Әле дә кайтып керми. Бергә-бергә балалар тәрбияләп үстергәннәр.
– Әнинең 14 оныгы 16 оныкчыгы бар, – ди куанып кызы Мөршидә.
Гыйлембану апа картлык көнендә ялгыз булмавына шөкер итә. Башкаларга да үзенеке кебек рәхәт тормыш тели. Ялгыз булмас өчен Суфия кебек киленнәр, Гыйлембану апа кебек кайнаналар кирәк шул, дип өстәп әйтәсе килә. Без бу гаиләдән уңай тәэсирләр алып, күңелләребез яктырып кайтты.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз