Бер гаепсез ирне кыйнаган

2015 елның 31 июле, җомга
Бер гаепсез ирне кыйнаган
2015 елның 13 июнендә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә исерек хәлдәге О. Калачев Казансу елгасы күпере янында велосипедта баручы таныш булмаган бер ир–атны туктата.
Ул аннан тартырга сорый. Тегесе үзендә сигарет юклыгын әйтә. Шуннан О. Калачев бар көченә теге ир–атның битенә сугып җибәрә. 56 яшьлек ир егыла. О. Калачев ачык- тан–ачык әлеге ирнең 1 мең сум акчасын һәм башка әйберләрен урлый. Теге ир О.Калачевтан кыйнамавын һәм әйберләрен кире кайтаруны сорый. Әмма ул котыра гына бара. Башына, аркасына, кулларына тибә һәм юкка чыга.
Суд О. Калачевны, гаебен танып, урлаган әйберләрен кире кайтарса да, 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Суд карары әлегә көченә кермәгән.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International